Әлмәттә төнге һәлакәт
auto.kazanfirst.ru хәбәр итүенә караганда, 15 октябрьгә каршы төндә Ленин урамы белән һәм Тукай проспекты чатында Range Rover белән Renault Logan автомобильләре бәрелешкән.
Фаразларга караганда, француз автомобиле зур тизлектә Тукай проспектыннан килеп чыккан. Бәрелүдән Range Rover әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә берничә кеше тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алган.