Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйлеләр “Наркотикларсыз тормыш“ акциясенә кушылды

13 октябрьдән республикада, шул исәптән безнең районда,  “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган акция башланды. Акция кысаларында яшьләр арасында, оешма-предприятиеләрдә бу афәткә юл куймау мөһимлеген ассызыклаган күптөрле чаралар үтә.

Татарстан белән чиктәш булган Киров өлкәсендә моңа кадәр психотроп матдә буларак танылмаган катнашма кулланып, күпләп кешеләр агулану очрагы беркемне дә битараф калдырмады. Мондый куркыныч хәл килеп чыгу, республикада да әлеге төр наркотиклар белән агуланучылар булу куркынычын истә тотып, даими күзәтүләр, тикшерүләр алып бару мөһимлеге алгы планга куелды. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев белдерүенчә, бүгенге көнгә республикада әлеге төр наркотиклар белән агулану очрагы теркәлмәгән, бу кисәтү чараларының комплекслы алып барылу нәтиҗәсе булып тора. Шулай да, “спайс”лар, тарта торган катнашмалар куллану безнең җирлек өчен дә яңалык булмавы билгеле. Алар Татарстанга инде 2009 елда ук үтеп керде дип исәпләнә. Соңгы 4 елда республикада 80 төрдән артык яңа психоактив матдәләр куллану очраклары билгеле. Шуларның 11е - агымдагы елда гына барлыкка килгән наркотиклар.

Синтетик наркотикларны тарату нигездә интернет челтәре аша башкарыла. Белгечләр аның күпчелек чит илләрдән килүен билгелиләр. Соңгы өч елда Татарстанда синтетик наркотиклар тарату буенча 47 канал ябылды, 6 наркооешма ликвидацияләнде, 200дән артык җинаятьчел төркем эшчәнлеге ачыкланды, 270 килограмм синтетик наркотик әйләнештән алынды, 800дән артык җинаять эше кузгатылды, шуларның яртысы - синтетик наркотик тарату белән шөгыльләнүче. Наркотиклар таратуда шикләнелүче 44 интернет-ресурс ачыкланып юк ителде, 14 шикле сайт ябылды.

Бүгенге көндә матдәләрне тыелган исемлеккә кертү өчен шактый вакыт кирәк, шуңа күрә хокук саклау органнары яңа психоактив матдәләрне тыелган исемлеккә кертелгәнче үк документлаштыру юлларын эзлиләр. Бу уңайдан “Фарматест” төбәк тикшеренү үзәге белән актив эш алып барыла. Хәзер исә яңа психотроп матдәләрне ачыклау лабораториясен Татарстанда булдыру мәсьәләсе кузгатылып, ул республика Президенты тарафыннан яклау тапты. Аны Казан дәүләт медицина университеты базасында булдыру карар ителде.

Синтетик наркотиклар белән күпләп агулану очраклары республикада күзәтелмәсә дә, тартып карап, хәле начараючылар юк түгел. Бу бигрәк тә яшь организмның агулануы өчен куркыныч. Мәсәлән, соңгы вакытта Бөгелмәдә колледж студенты, Казанда балалар йортында тәрбияләнүче мәктәп укучыларының биосферасында синтетик наркотиклар булуы ачыкланды. Менә шундый аерым очраклар турында массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләү дә эзсез югалмый. Тартканнан соң хәле начараючыларның үзләренең медицина учреждениеләренә килеп тикшеренү үтәргә теләк белдерү фактлары бар. Димәк, үз сәламәтлеге өчен борчыла кайберәүләр.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында хокук саклау органнары, тәрбия бирү, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, ата-аналар, киң җәмәгатьчелекнең бердәм булып, бу афәткә каршы тору мөһимлеге ассызыклана. Бу уңайдан “ышаныч телефоны” эшли. Наркотиклар белән бәйле гамәлләрдән шикләнеп шалтыратулар, хокук саклау органнары тарафыннан тикшерелгән очракта, һәр өченче хәбәрнең дөрес булуы белән билгеләнә.

Наркоконтроль идарәсенең “ышаныч телефоны”: 273-43-45.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *