Зәйдә “Ак таяклылар” айлыгы кысаларында чара узды (фотолар)
15 октябрьдән – 15 ноябрьгә кадәр Халыкара күрмәүчеләр көненә багышланган “Ак таяклылар” айлыгы уза. Шул уңайдан Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә әлеге айлыкка багышланган чара узды. Анда инвалидларга “Тату гаилә” балалар бакчасында күз күреме начар булган сабыйлар төркеме үзләренең шигырь-җырларын бүләк иттеләр. Китапханәчеләр исә аларга кызыклы кичә оештырды. Чара чәй өстәле артында аралашу, күңел ачу белән дәвам итте.