Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Авылда яшәүче һәр кеше яхшы белә: почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел

Авылда яшәүче һәр кеше яхшы белә: почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел. Ул газета-журналлар, хат-телеграммалар, пенсияләр өләшеп кенә калмый,  коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә кабул итә. 
 
 
Сүзем Ташбилге һәм Урта Биктимер авылларында хат ташучы булып эшләүче Рузалия Игъламова турында.
 
–Хезмәтем авыр дип зарлана алмыйм, чөнки яраткан эш кыен була алмый,–ди 2007 елдан почта хезмәткәре булып эшләүче Рузалия апа. – Почтальон эше бик җаваплы анысы.  Матди җаваплылык бездән төгәллек, намуслылык таләп итә. Үземә җиткерелгән планны беркайчан да үтәми калганым юк. 
 
Ул 140 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Гел җәяү йөрергә туры килсә дә, почтаны тоткарлыксыз өләшә. Тырыш һәм булдыклы бу ханым яңгырыннан, салкыннардан да курыкмый. Тормыш иптәше Әхәт абый да авыр хезмәтендә бик ярдәм итә.
 
Нинди генә эшкә урнашсаң да, иң башта югалып каласың, булдыра алырмынмы, кешеләрнең ышанычын аклармынмы, дип борчыласың. Рузалия апага да почтальон хезмәте җиңел генә бирелмәгән. Газета-журналлар, хисап документлары арасында күмелеп калгандай хис иткән ул үзен.
 
–Безнең хезмәт бит тавык чүпләп бетерерлек түгел: газета-журналларны тарат, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне җый… Суд хәбәрләрен кешегә кул куйдырып бирергә, посылканы иясенә җиткерергә, пенсия тапшырган вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк,–ди ул.
Рузалия апа һәр йортта көтелгән кунак, якын һәм кадерле. Кешенең күңелен күрүче, арадашчы да әле. Газеталарга да оста яздыра. 2014 елның икенче яртыеллыгына аңа 285 данә газета-журналга яздыру планы җиткерелгән булган. Ул аны вакытында һәм тулысы белән башкарып чыккан.
 
 

Хөрмәтле әбүнәчеләребез! 2015 елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылуның икенче ае бара. Ә сез "Әлки хәбәрләре"нә язылдыгызмы әле? Киләсе яртыеллыкта да бергә булсак иде. Газетага 6 айга язылу бәясе – 444 сум.

 
–Хәзер безнең интернет заманы. Яшьләр бит  газет-журналлар укымый. Нигездә аларны өлкәннәр, урта буын вәкилләре алдыра. Әбүнәчеләрнең даимилеген саклау елдан-ел авырлаша,–ди Рузалия апа.
 
–Бәяләрнең кискен артуы да сезнең эшкә аяк чаладыр,- дим.
 
–Шулай. Әмма бәя артуга да карамый берничә матбугат басмасына язылучылар бар. "Акчарлак", "Әлки хәбәрләре", "Ирек мәйданы", «Юлдаш» газеталары безнең якларда иң популярлардан санала,–ди әңгәмәдәшем.
 
Бүген почта хезмәткәрләре өчен эшнең иң кызу вакыты – киләсе елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу бара.
–Мин эшләгән авылларда иң күбе район газетасына язылалар,–ди Рузалия апа. –Районыбыздагы хәлләрне халык шуннан белеп тора бит инде. Әлегә газетага утызлап кына гаилә язылды. Әмма язылырга теләк белдерүчеләр арта бара. Ноябрьнең беренче атнасына мин газеталарга яздыру буенча үземә җиткерелгән планны үтәрмен дип торам.
 
Рузалия Игъламова сыман нинди һава шартлары булуга карамастан йөгерә-йөгерә халыкка ярдәм күрсәтүче почта хезмәткәрләре безнең районда байтак. Аларның хезмәтләрен яратуы, җаваплылык белән башкаруы аркасында без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән тоткарлыксыз танышып барабыз, рухи азык туплыйбыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *