Татарстаннан “Халык участковые – 2014” бәйгесе җиңүчесе билгеле
“Халык участковые – 2014” Бөтенроссия бәйгесенең Татарстан төбәк этабы тәмамланды.
Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча әлеге исемне Чистай районының участок полицийские Игорь Лихачев яулады. Федераль этапта республика данын ул яклаячак. Әлеге этап та онлайн-тавыш бирү рәвешендә 1 есеннән 10 ноябрьгә кадәр уздырыла.