Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тиле бәрән орлыгы чәйнәп 5 үсмер агуланган

   Быел Әлмәт наркология диспансерында тиле бәрән орлыгы куллануып агуланган 5 кеше дәваланып чыккан.

Шуларның 4-се 15 яшьтән 18 гәчә үсмерләр. Әлмәт наркология диспансеры баш табибы Сирень Халиков белдергәнчә, вакытлыча кәеф алу өчен тиле бәрән үләне куллану җирлектә соңгы 3 елда күзәтелә башлаган.

 Ишегалларын ямьләү максатында утырткан әлеге декоратив үсемлекнең аяныч хәлгә китерәсен уйламаганнардыр. Әмма моннан гайре язын әлеге чәчәк утыртучыларга, орлыгын сатучы эшмәкәрләргә игътибарлыкрак булырга туры киләчәк. Һәрхәлдә төбәктә хокук органнары һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре  бу гамәлләрне тыю юлларын эзли. Киләсе атнада исә прокуратура, наркокүзәтчелек, хакимият вәкилләре идарәче компанияләр биләмәләрен йөреп чыгачак. Тилертә  һәм хәтта үлемгә китерә торган датураның орлыгы сентябрь, октябрь айларында җитлегүен күз уңында тотып, клумбалардагы үсемлекне юкка чыгару исәпләре. 

Наркология диспансерында быел тиле бәрән орлыгы куллануып агуланган 5 үсмер дәвалып чыккан. Әмма әлеге саннар күбрәк тә булырга мөмкин. Чөнки күп кенә әти-әниләр балаларын учетка бастырудан  куркып, улларының "көйсез" кәефен  өйләрендә үткәрәләр. Ләкин бу үзе куркыныч, квалификацияле ярдәм булмаганда орлыктагы агулы матдәләр организм эшчәнлегенә кискен йогынты ясап, авыруның йөрәге туктарга да мөмкин.

 Бу хакта наркотикларга каршы совет утырышында әйттеләр. Әлеге очрашуда аноним наркоманнар җәмгыяте вәкилләре  нинди генә чаралар күрүгә дә карамастан шәһәр базарында мәк сатылуыннан зарланды. Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев белдергәнчә, наркотик кулланган хәлдә тоткарланучыларның 90 проценты нәкъ менә базардан алынган мәктән наркотик матдә ясауларын әйткән.  Хокук органнары һәм наркотикларга каршы башка ведомстволар, иҗтимагый оешмалар  каршылыкны көчәйтергә җыена. Өстәвенә,  13 ноябрьгә кадәр   республикада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе игълан ителде.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *