Зәйдә авыл мәктәбендә “ Гражданин шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлеше каралды
Зәй районы мәгариф өлкәсендә “ Гражданин шәхесен формалаштыру” муниципаль программасын гамәлгә ашыру максатында үзенчәлекле эш алымнары кулланыла. Милли мәгариф, патриотик тәрбия беренче планга куелган әлеге программа кысаларында һәр мәктәп, үзенә генә хас эш методларын булдырып, укыту-тәрбия белән шөгыльләнергә тырыша. Һәм һәр уңай тәҗрибә башка мәктәпләргә дә җәелдерелә. Бүген “ Гражданин шәхесен формалаштыру” муниципаль программасы үтәлешенә багышланган түгәрәк өстәлнең чираттагысы Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә үтте. Биредә район педагогларына авыл җирлегендә бакчадан алып югары сыйныфларгача балаларга патриотик тәрбия бирү, шәхес буларак формалаштыру алымнары күрсәтелде. Мәктәп музее, тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнү формасы, кул эшләре, техник иҗатның әлеге белем йортында югары куелуы игътибарга алынды. Бакча яшендәгеләрне милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп тәрбияләүнең туган җирне кечкенәдән үк хөрмәтләргә, яратырга өйрәтү алымы булуы дәлилләнде. Түгәрәк өстәл эшенә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова югары бәя бирде, Сарсаз-Баграж педагогларына алга таба да әлеге юнәлештә җитди эшне сүлпәнләндермәскә, киңәш итте.