Зәйдә “Яшь гаилә-2014” бәйгесе үтте (фотолар)
Зәй яшьләр эшләре идарәсе район һәм шәһәр яшьләрен актив яшәүгә тарту максатыннан төрле кызыклы чаралар оештыра. Шуларның берсе –“Космос” яшьләр үзәгендә үткән “Яшь гаилә-2014” бәйгесе. Бирегә шәһәрнең хезмәттә, спортта, җәмәгать эшләрендә, балалар тәрбияләүдә дә үрнәк яшь гаиләләре чакырылды. Кичә дәвамында гаилә кыйммәтләрен саклый белү темасы “кызыл җеп” булып барды. Ломагиннар, Аввакумовлар, Горшуновлар, Фединнар гаиләләре 9-10 ел дәвамында, матур гаилә корып, күркәм яшиләр. Бәйгегә дә алар үз гаиләләренең визит карточкасын, герб һәм флагны әзерләп алып килгән иде. Һәр гаиләнең иҗади чыгышы да бик тәэсирле булды, берәүләр җыр-моңга оста булса, икенчеләре– “зәһәр” биючеләр, өченчеләре – кул эшләре осталары. Үз гаиләләре турында видеороликта алар спортта, төрле конкурсларда актив булулары турында сөйләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Ломагиннар – “Иң сәнгатьле гаилә”, “Аввакумовлар – “Иң энергияле гаилә”, Горшуновлар – “Иң позитив гаилә”, Фединнар – “Иң креатив гаилә” номинацияләрендә билгеләнде. Һәрьяктан булган яшьләрне бер-берсеннән аерып алу да кыен, дип ассызыклады жюри әгъзалары.