“Ядегәр”не авыл тамашачысы көтә
Зәйдә “Ядегәр” халык театры яңа тамашалары белән зәйлеләрне сөендереп килә. Узган ялларда коллектив “Шифаханәдә” дип исемләнгән миниатюрасы белән тамашачылар күңелен яулады. Үзешчәннәр авылларга да чыгарга планлаштыра. Бу көннәрдә коллектив Урта Баграж авылы халкы алдында чыгыш ясады.