Керәшен татарлары оешмасы вәкиле Людмила Белоусова фикеренчә, керәшеннәрне керәшен татарлары дип атау җәмгыятьләрендә беркемнең дә күңеленә хуш килми. Галим Радик Исхаков әлеге этник төркемдәге сәяси элита үзләрен керәшен дип атап аерым статус алырга омтыла ди.