Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңгәр "Сөембикә"се астында көрәш дөнья беренчелеге үтте

Казаннан 120 чакрым тирәсе еракта урнашкан Миңгәр авылы татар дөньясына "Төнге сабан туе" үтә торган урын исеме белән мәгълүм . Менә инде ике дистә елга якын аның аланында бик үзенчәлекле милли бәйрәмебез Сабантуй уза. Быел исә, Татарстанның иң бай гаиләләрнең берсе Миңнәхмәтовлар биредә көрәш дөнья беренчелеген оештырганнар.




Миңгәр авылының сабан туе үтә торган урынын әллә каян күрергә мөмкин. Чөнки биредә, тау башында Казандагы “Сөембикә” манарасына охшаш итеп салынган кунакханә калкып тора. Хикмәт шунда ки, биеклеге һәм күләме белән ул башкаланыкына тиң. Һәрхәлдә, тышкы яктан әнә шулай сизәсең. "Казан Арена" стадионында футбол беренчелеге уены гөрләгән көнне ягъни 16 июньдә Сабан туе кысаларында шул җирле "Сөембикә" астында быел көрәш дөнья чемпионаты һәм Сабантуй үтте.


"Миңгәр авылындагы сабан туен барлык халык көтеп ала, узган ел яңгырлырак, җайсызрак булган иде, быел инде көне дә матур. Күрше районнарда, авылларда сабан туйлары бетте. Шушы сабан туе эчендә безнең көрәш төре буенча дөнья беренчелеге үтә, узган ел дөнья кубогы үткән иде. Быел 41 илдән 147 көрәшче катнашты", диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.


Аның фикеренчә бу чара аны оештыручы Җәүдәт Миңнәхмәтовкә бер 10 миллион сумга төшкәндер. Республиканың газлаштыру фонды җитәкчесе Миңнәхмәтов әлеге бәйрәмнең төп иганәчесе һәм “көрәш” федерациясенең президенты да.




Көрәш җиде төрле үлчәү категориясендә барды: 65,70,75,80,85, 100 һәм 130 килограммга кадәр. Нәтиҗәдә барлык үлчәүләрдә дә беренче урын һәм 3000 долларны Русия спортчылары яулады. Көмеш медаль ияләренә 2000 доллар, өченче урынга чыккан икешәр кешегә 1000 долларлык сертификат тапшырдылар.


"Көндәшләр бик көчле иде, монда иң-иңнәрен алып килгәннәр. Бил алышу бик җиңел булмады", ди дөнья чемпионының берсе Азат Нурмөхәммәтов.


Ул русиялеләрнең җиңүен дә гади аңлата: "42 илнең бер 20-сенә үзләренең милли көрәше бар. Кыргызныкы бар, үзбәкнеке, казакъныкы, таҗикныкы, молдаван белән болгарларның да хәтта бар. Безнең көрәшләребез ошаган, бүген монда безнең кәгыйдәләр буенча көрәштек. Бәлки шул кәгыйдәләр белән алдыра торганбыздыр, калган яктан әйтә алмыйм. Үзебез якта үткәнгә ярдәм итә торгандыр дип уйлым", диде ул.


Көрәшне төнге унберләр тирәсендә генә искиткеч салют һәм Салават Фәтхетдинов башкаруындагы "Мин яратам сине, Татарстан" җырын яңгыратып тәмамладылар. Халык исә, Миңгәр сабан туенан кояш чыккач кына таралды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *