Автор-башкаручы Элвин Грей Азатлык соравына җавап биреп үзенең башкорт булуын әйтте. Ни өчен социаль челтәрләрдә татар-башкорт телендә язмавын аңлатырга тырышты һәм танылган җырчы Гүзәл Уразова белән авторлык хокуклары низагына нокта куелмавын белдерде.