Татар яшьләре форумы телне сакларга чакырган резолюция кабул итте
VIII Дөнья татар яшьләре форумы делегатлары җомга көнне резолюция кабул итте. Документның зур өлеше татар телен саклауга, үстерүгә багышланган.
VIII Дөнья татар яшьләре форумы делегатлары җомга көнне резолюция кабул итте. Документның зур өлеше татар телен саклауга, үстерүгә багышланган.
Сода һәм кальцийланган сода җитештерүче Башкортстан сода ширкәте чимал җитешмәү сәбәпле эшчәнлеген туктатырга мөмкин. Казылма байлыклар белгечләре исә чималга бай урыннар җитәрлек дип белдерә. Әмма ябылу белән янаган ширкәт киләсе чимал чыганагы итеп бары табигый тыюлык булган Торатауны гына күрә. Шундый шартларда Башкортстан башлыгы республикада яңа сода җитештереү корылмасы төзү ниятен игълан итте.
Төркия Америка дин әһеле Эндрю Брансонны кулга алу белән бәйле килеп туган низагтан чыгу юлларын табарга җыена. Бу хакта АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео белән очрашудан соң Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы белдерде.
Акмәчетнең Стрелковая бистәсендәге төзелешкә протест йөзеннән кырымтатар активисты Ватан Карабаш үз-үзенә ут төртте. Тирә-яктагы кешеләр янгынны тиз арада сүндерә алган.
Акмәчетнең Стрелковая бистәсендәге төзелешкә протест йөзеннән кырымтатар активисты Ватан Карабаш үзенә ут төртте. Тирә-яктагы кешеләр янгынны тиз арада сүндерә алган.
Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә өй салып гаиләсе белән яшәгән кырымтатар хатыны Лилиана Хруслова өе каршында 3 август полиция машинасы пәйда булган.
Уфа кешесе террорчылар ягында сугышырга җыенуда гаепләнде.
АКШ 2016 елда президент сайлауга тыкшыну белән бәйле эш нигезендә Русия җырчысы Эмин Агаларовтан сорау алырга тели. 2016 елда ул Дональд Трамп улының Русия юристы Наталья Веселницкая белән очрашуында булган.
Казан башкарма комитеты Дөнья татар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) татар телен яклап пикет уздыруга рөхсәт биргән. Чара 7 август Тинчурин бакчасында үтәчәк.
Русия юстиция министрлыгы илгә зыян китерергә мөмкин дип саналган, АКШтан финансланучы хөкүмәттән тыш оешмаларны тыю чарасы әзерли.
Илдәге икътисади кризис, эшсезлек, пенсия яшенең арту ихтималы хаҗ кылучыларга әлегә йогынты ясамады. Быел Татарстаннан Мәккә-Мәдинәгә барырга теләүчеләр саны кимемәгән.