Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июнь
2020

Новости за 30.06.2020

Tatar-inform.tatar 

Актаныш үзәгендә тагын бер ишегалды төзекләндерелә башлады

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, республика программасына җаваплы затлар сигезенче кварталда төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле җитәкчелеккә халыкның сорау-гозерләре шактый булып чыкты: алар, беренче чиратта, ишегалды аша үтүче үзәк юлны тарайтмауны, кайбер урыннарда агач-куакларны саклап калуны, тротуар өлешләренә күпмедер үзгәрешләр кертүне сорый. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Балтач районында чәчү батырына тәкә бүләк иттеләр

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Балтач районында кыр эшләре алдынгыларын сабан бәйрәме мәйданчыгында бүләкләделәр. «Чәчү батыры» исеменә «Маяк» ҖЧҖ механизаторы Тәбрис Гайфуллин лаек булды. Аңа тәкә бүләк иттеләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Бу чарада 30 хезмәт алдынгысы катнашкан. Район механизаторлары 41 000 гектар чәчүлек җирләрен сөрде, шуның 2000 гектарына якынын үз тракторында «Якты Юл» ҖЧҖ механизаторы Нуртдин Гайсин эшкәрткән. Нуртдин болай ди... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә Татарстанда томан төшәчәк

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). 1 июльдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә. Элегрәк «Татар-информ» тиздән Татарстанга 30 градуслы эсселек киләчәк, дип хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта якын көннәрдә республика территориясендә чагыштырмача салкын һава торышы саклана.

Tatar-inform.tatar 

Табиб коронавирус аркасында бала тудыру сәләтен югалту куркынычы турында кисәтә

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырган ир-атка баласызлык куркынычы яный. Журналистларга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр баш белгеч-гинекологы Елена Уварова шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "<...>Covid белән бәйле рәвештә баласызлык проблемалары барлыкка килде, бигрәк тә ир-атларда», - дип искәртте белгеч. Табиб сүзләренә караганда, Covid белән авырганнан соң, мәни сыйфаты 38 процентка кими.  Шул ук вакытта... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Кызым, үлүен үләрбез, тик бер туйганчы ипи ашыйсы иде» — «Ватаным Татарстан»

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Роза Хәмидуллина). Вафирә апаның да күңелендә йөргән хатирә-истәлекләре тыңлаучы барында чишелде дә китте. Аның истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. — Бүгенгедәй хәтеремдә: 6 нчы сыйныфта укып йөрим, — дип сүз башлады ул. — Әти, ачлыктан гаиләсен саклап калырга теләп, «вербоваться» ителеп, Финляндиягә китәргә булды. Безнең авылдан — 7, күрше Норлат, Ачасырдан тагын гаиләләр бар. Гаиләбез ишле иде: әти-әнидән башка алты бала. Иң олы апага — 18 яшь... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Быел «Татарстанда кыр көне» күргәзмәсендә ике йөзләп катнашучы көтелә

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). «Татарстанда кыр көне — 2020» күргәзмәсе 2-4 июльдә Лаеш районында кыр форматында була. Биредә фермерлар, үзмәшгульләр продукциясен тәкъдим итәчәк. Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 200ләп экспонент катнаша. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Эшлекле чараны иртән 8.00 сәгатьтә төп сәхнәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ольга Павлова: Конституциядә үзгәрешләр аны тагын да социаль юнәлешлерәк итә

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Россиядә яшәүчеләр Россия Конституциясенә кертү өчен карашларын белдерә торган төзәтмәләр вакыт рухына туры килә һәм илнең Төп законын тагын да социаль юнәлешлерәк итә. Бу хакта Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ольга Павлова сайлау участокларының берсендә тавыш биргәндә әйтте. Парламентарий фикеренчә, хәзерге шартларда тарихи дөреслекне яклау төшенчәсен Конституция ягыннан ныгыта торган төзәтмә аеруча әһәмияткә ия була, диде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Европа Берлеге Россия халкы өчен үз чикләрен әлегә ачмый

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Европа Берлеге 1 июльдән 14 ил халкы өчен чикләрне ача башлаячак, әмма әлегә Россия, АКШ һәм Бразилия гражданнары өчен түгел. Тиешле документны Европа Берлеге игълан итте. Алжир, Австралия, Канада, Грузия, Япония, Черногория, Марокко, Яңа Зеландия, Руанда, Сербия, Көньяк Корея, Таиланд, Тунис һәм Уругвай резидентлары өчен чикләүләр алыначак. Кытай Халык Республикасы белән чикләрне ачу өчен өстәмә шарт билгеләнгән: анда«Кытайга карата үзара бәйләнеш принцибын раслау» таләбе бар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Табиб яман шешне булдырмый калу ысулын әйтте

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Яман шешнең кайбер төрләре, аерым алганда, аналык җиңсәсе яман шеш кеше папилломасы вирусы аркасында барлыкка килә. Бу хакта табиб Александр Мясниковның  «Россия 1 » телеканалы эфирындагы хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Табиб сүзләренә караганда, бу инфекцияне вакытында ясатылган прививка ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин. Мясников бу вирус аналык җиңсәсендә яман шеш барлыкка килүнең йөз процент очрагында сәбәпче булып тора, диде.  «Вирус сездә яман шеш барлыкка китерсен өчен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казаннан Анапага даими авиарейслар 2 июльдә ачыла

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). 2 июльдә берьюлы ике авиакомпания Казаннан Анапага даими авиарейслар ача. Алар пассажирлар йөртүне атнага өчәр тапкыр башкарачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казаннан Анапага сишәмбе көннәрендә 13.35 сәгатьтә очып китеп, 16.00 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Җомга көннәрендә 00.05 сәгатьтә китеп, 2.25 сәгатьтә; якшәмбе көннәрендә 10.55 сәгатьтә китеп, 13.00 сәгатьтә барып җитү каралган.  Моннан тыш, очышлар сишәмбе... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Алтын каләм» бәйгесенә гаризалар кабул итүдә үзгәрешләр бар — «Ялкын»

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», «Ялкын», Илүзә Касыймова). «Алтын каләмдә» 10-20 яшь аралыгындагы булачак журналистлар (гомуми һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары) катнашачак. Медиасфера профессионаллары белән эшлисең, үз газетаңны, телевизион программаңны булдырасың яки шәхси блог концепциясен төзисең киләме, әллә инде КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бюджет урынында белем алырга телисеңме? Моның өчен 20 июльгә кадәр «Алтын каләм» фестивале нигезләмәсендә күрсәтелгән шартлар нигезендә гариза бирү дә җитә!

Tatar-inform.tatar 

Җәйге лагерьлар эшкә керешкәнче, барлык хезмәткәрләр коронавируска тикшереләчәк

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда җәйге лагерьлар эшкә керешкәнче, барлык хезмәткәрләр коронавируска тикшереләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. «Төп таләп — лагерьларда персоналны коронавируска антитәнчекләргә тикшерү анализыннан соң гына туплау», — диде ул. Бу анализны эш башланганчы өч тәүлек алдан соңармыйча ясарга кирәклеген искәртте. «Хәзер безгә барлык... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 22 районында берьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны төгәлләделәр

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Терлек азыгы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. 2020 елның 29 июненә оператив белешмәләр буенча Татарстан Республикасының күпчелек районнары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруны төгәллиләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ныклы азык базасын әзерләү бик мөһим, чөнки аннан башка терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча куелган бурычларны үтәү мөмкин түгел. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Табиб: Татарстанда Covid-19 аркасында диабет белән авыручылар саны арту күзәтелми

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа төр коронавирус аркасында шикәр диабеты белән авыручылар саны арту теркәлмәгән. Әмма авыруны озак вакытка исәпләнгән перспективада күзәтеп торырга кирәк. Бу фикерне «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте. «Хәзер диабет белән авыручылар саны арту күзәтелми. Әгәр арту чыннан да була икән, моны озак вакытка исәпләнгән перспективада карарга кирәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Камил Сәмигуллин Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертациясен яклады

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Бүген Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертацияләрен яклау узды. Диссертация советы әгъзалары Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән видеоэлемтә буенча кушылып, сорауларын бирделәр. Диссертацияне уңышлы яклаучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Диния нәзарәте башлыгының магистрлык эше Зәйнулла ишан Рәсүлевның «Рисалә Хыдыйрия» китабына багышланган. Әлеге... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның Сибай шәһәре филармониясенә нигез салучы Фатыйх Хөснетдинов вафат

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда Сибай шәһәрендә театр һәм филармониягә нигез салучыларның берсе — Фатыйх Хөснетдинов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. "63 яшендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйх Салават улы Хөснетдиновның гомере өзелде. Ул Сибайда башкорт балалар театрына һәм филармониясенә нигез салуда чишмә башында тора. 1993 елда әлеге ике яңа мәдәният учреждениесе директоры итеп билгеләнә", диелә хәбәрдә. Фатих Хөснетдинов 1957 елның 3 гыйнварында... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибен ковид-госпитальдән чыгардылар

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов үзенең ике яклы пневмониядән терелүе турында хәбәр итте. «Кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек» дигән постны ул Instagram битендә бастырган. Салих хәзрәт Ибраһимов табибларның хастаханә пациентларына игътибарлы һәм сабыр булуларын, эшкә фидакарь карашын билгеләп үтте. «Теләсә нинди гозергә һәм төнге саташуларга җавап бирәләр. Аеруча авыр пациентларга игътибар һәм ярдәмлеләр. Ярдәм сорап кычкыручыга йөгереп диярлек баралар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан сайлаучыларының 60 проценты Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланганнан бирле Татарстанда 1,8 миллионнан артык кеше сайлау участокларында булды. Республикада тавыш бирү хокукына ия 2,9 млн кеше яши. Шулай итеп, тавыш бирү 60 проценттан артып китте. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кешеләрнең күбесе стационар һәм гадәти участокларда булды — анда 1,4 млн кеше килде. Йорт яны территориясендәге махсус җиһазландырылган участокларда 134,6 мең татарстанлы тавыш бирде»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Августта Миңнехановка Казан үзәген яңарту концепциясен тәкъдим итәргә җыеналар

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Быел август аена Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Новиковларның архитектура практикасы» бюросының концепцияне эшләү буенча проект төркеме әгъзасы Анна Новикова хәбәр итте.  «Шәһәр муниципалитеты тарафыннан концепцияне анализлауга һәм безгә фидбек тәкъдим итүгә бер ай вакыт алынды. Шуннан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә һәр фикернең мөһим булуын әйтте

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр ил халкы тарафыннан хупланганда гына үз көченә керә ала, шуңа күрә һәр гражданның плебисцитта катнашуы зур әһәмияткә ия. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ватандашларына мөрәҗәгатендә белдерде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, тавыш бирү Конституциядә чагылдыру тәкъдим ителә торган хокукый формулировкалар өчен генә бармый. «Без заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау, гражданнарның ышанычлы социаль яклавы, нәтиҗәле хакимият... Читать дальше...


Футбольный матч между медиками и Молодежным советом прошел в Одинцове

За новыми впечатлениями — на Байкал! MAKFA наградила первого победителя акции «Открывайте красоту России 2024»

Эксперт в сфере ЖКХ Мамчур: подорожание тарифов на коммунальные услуги связано с инфляцией

Вячеслав Володин напомнил, что Саратов когда-то был третьим городом в России



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Строительство школы на 1150 мест стартовало в ЖК «Южная Битца» в Ленинском округе

Глава "Рексофт" - в топ-100 отечественных ИТ-лидеров

Шоу мотофристайла прошло в Зарайске

Депутат Колунов предложил поставить номера на личные электросамокаты

Музыкальные новости

Младшая дочь Заворотнюк пришла на ее могилу с отцом Чернышевым

Один из лидеров «Салавата Юлаева» подписал контракт с ЦСКА: теперь официально

Два дня, наполненных театром, музыкой, книгами и наукой, — в Парке Горького во 2-й раз прошел Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»

В Туле наградили победителей межрегиональных соревнований по эстетической гимнастике "Кубок Роксэт"

Новости России

Производство лекарств и медизделий в столице ...

Эксперт в сфере ЖКХ Мамчур: подорожание тарифов на коммунальные услуги связано с инфляцией

Строительство парковки началось в ЖК«Новая Алексеевская роща» в Балашихе

Все кругом цветет и пахнет, или Высадку цветов организовали в Краснопахорском

Экология в России и мире

Раскрыт секрет, как и где отдохнуть в России летом за 11 тыс. рублей

Chanel Resort 2025

Создайте стильный образ из самых простых вещей в гардеробе

Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Спорт в России и мире

Джокович — о травме: На данный момент, вроде все нормально, но я не знаю, что будет утром

Мирра Андреева впервые вышла в четвертьфинал турнира Большого шлема

Российские ракетки сообразили на троих // Даниил Медведев, Мирра Андреева и Элина Аванесян дружно вышли в 1/8 финала теннисного Roland Garros

После поражения де Минору россиянин Медведев завершает выступление в престижном теннисном турнире

Moscow.media

На орловской трассе столкнулись микроавтобус «УАЗ» и тягач «Scania», груженный дисками вагонных колес

Водитель "Лифана" погибла после аварии с фурой

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Торжественное возложение цветов к памятному знаку «Юным героям — партизанам и подпольщикам» в Феодосии







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *