Аксубай районында тагын бер күпфункцияле үзәк ачылды
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Аксубайның Түбән Баланда авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Үзәк Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республика спорт министры Владимир Леонов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин килде. Яңа заманча һәм җылы клуб 50 утыру урынына исәпләнгән. Монда китапханә дә урнашкан. Читать дальше...