Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Октябрь
2020

Новости за 02.10.2020

Tatar-inform.tatar 

Питрәч йолдызчыклары телевизион фестиваль номинациясендә җиңде

(Питрәч, 2 октябрь, «Татар-информ», « Алга », София Егорычева). Казанда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең юбилей гала-концерты узды. Анда Питрәчнең «Пластилин» хореография студиясе урта төркемдә «Хореография» номинациясендә беренче урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәм кичәсендә гран-при ияләре, җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәре игълан ителде, иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр, Дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды. Яңа остаханәдә булачак математиклар шөгыльләнәчәк. Аны ачу «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Ачылу тантанасында катнашкан Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина барысын да көтеп алынган вакыйга белән котлады һәм бары тик алга гына баруларын гына теләде. Математика остаханәсендә 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге 300 бала Scratch... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы узды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һ.б. катнашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Намаз уку бүлмәсе сәүдә үзәгенең 3нче катында урнашкан. Намаз уку бүлмәсенә Иранның Генераль консуллыгы аша керергә кирәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ольга Павлова мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен Укытучылар көне белән котлады

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы, педагогика фәннәре докторы Ольга Павлова Бөтендөнья укытучылар көне алдыннан укытучыларга һәм педагогика тармагы ветераннарына истәлекле бүләкләр һәм Дәүләт Думасыннан Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантаналы чара Кембриджның «Бала-Сити» халыкара мәктәбендә узды. «Мин барлык укытучыларны да бу матур бәйрәм белән котлыйм. Бу укытучыларга һәм остазларга... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Атна ахырында Татарстанда салкынайтачак

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе Татарстанда салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ике атна дәвамында Татарстан территориясендә һава торышын антициклон билгели, шуңа республикада явым-төшемсез һава торышы һәм 20-21 градус җылы булачак. Хәзер уртача һава температурасы 3-6 градуска нормадан артык, дип хәбәр итә синоптиклар. Шимбә, 3 октябрьдә дә шундый ук һава торышы булачак. Әмма якшәмбедән һава агымы төньяк... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 740 меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан

(Казан, 2 октября, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 740 меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Хәзерге вакытта грипптан вакцинацияне алынган вакцина саны процентыннан саныйбыз. Татарстан буенча олылар өчен алынган вакцинаның 97,4 процентын ясаганнар», — диде спикер. Искәртеп узабыз, Татарстанга олылар өчен гриппка каршы барлыгы 530 меңнән артык доза кайткан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан уку йортларында 17 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 17 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Бүгенге көндә студент, мәктәп укучысы һәм педагоглар арасында авыруның 17 очрагы безнең контрольдә. Шуларның дүртесе студент, өч укучы һәм ун педагог», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда томан төшәргә мөмкин

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә. «3 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәргә мөмкин”, диелгән хәбәрдә. Моннан тыш, урыны белән төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 2-7 градус җылы булачак, ә көндез 15-20 градуска кадәр җылытачак.

Tatar-inform.tatar 

Патяшина: Битлек кимәгән очракта җәмәгать транспортында Covid-19 йоктырырга мөмкин

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Җәмәгать транспортында битлек кимичә барсаң, яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик югары булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Мин Covid-19 йоктыру урыны җәмәгать транспорты булуга игътибар итәргә теләр идем. Элеккечә без битлек кимәгән кондукторлар барлыгын күрәбез... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләренә акчалата бүләк тапшырыла

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Яшь профессионаллар-2020» WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалының җиңүчеләре һәм призерларына акчалата бүләк биреләчәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә бүләкләү тантанасында билгеле булды. Барлыгы 169 җиңүчегә дипломнар тапшырылды.  ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, беренче урынга лаеклар 172 мең сум алачак. Икенче урын өчен 143 мең сум, өченче урын өчен 114 мең сум акча каралган. «Профессионализм өчен» медальоны ияләренә 34 мең сум акча бирелә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда ир-ат үз анасын үтергән

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанда ир-ат үз анасын үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булды. Гадәттән тыш хәл бүген көндез Лаврентьев урамындагы йортларның берсендә булган. 35 яшьлек ир-ат 61 яшьлек анасын үтергән. Агентлыкка билгеле булганча, хокук саклаучылар ир-атны тоткарлаган.

Tatar-inform.tatar 

Алинә Заһитова: Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова укулар һәм «Ледниковый период» проектында катнашуга карамастан, бозда шөгыльләнүен дәвам итә. «Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы. Мин элеккеге кебек яшәүдән ямь табам, әмма хәзер фигуралы шуудан тыш башка кызыксынулар да барлыкка килде. Дүшәмбе мин университетка барам, аннары тренировкага барам һәм кичкә кадәр анда булам. Әгәр укулар булмаса, мин гадәттәгечә 9.00 сәгатьтән кичкә кадәр тренировкада булам», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда зур чараларны оештыручылар битлек киюне таләп итәргә тиеш

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда зур чараларны оештыручылар тамашачыларның битлек режимны үтәүләрен контрольдә тотарга тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Без бүген карар кабул иттек. Күпсанлы кешеләр белән күмәк чара үткәрелгәндә, чараны оештыручылар битлек киеп йөрүне контрольдә тотсын өчен аерым пункт язачакбыз. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов «Химград»та  яңа производство һәм Covid-19га каршы продукция белән танышты

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында булды. Анда ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа производство куәтләрен карады. Җитештерү биналарын караганда, экскурсиядә катнашучыларга 2018 елда «Химград» территориясендә урнашкан индустриаль парк кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе буенча федераль проект катнашучысы булуын искә төшерделәр. Проект ике этапта гамәлгә ашырылды... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне хөрмәтенә бәйрәмгә чакырды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә чакырды. «Татар-информ» быел 30 еллык юбилеен уздыра. Ул республика тормышында бик зур роль уйнаучы мәгълүмат агентлыгы. 30 ел буе зур эшләр эшләгән, авыр вакытларда да республика тормышын, хакимият органнары эшен яктырткан. Ә зур эшләр артында кеше тора. Үткәнне, эшләгән кешеләрнең кадерен белергә кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Октябрьдә Казан парковкалары элеккеге эш режимына күчә

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 18 октябрьдә Казан муниципаль парковкалары элеккеге эш режимына күчә. Алар эш көннәрендә һәм шимбә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләүле булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы Башкарма комитеты карарында хәбәр ителә. «Казанда түләүле муниципаль парковкалар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Эш көннәрендә 07.0-18.00 сәгатьләрдә стоянкага машина кую түләүле, ә 18.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай булачак», диелгән документта. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда җиңел машина белән идарә итүче исерек ир-ат байкершаны таптаткан

(Чаллы, 2 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җиңел машина белән идарә итүче исерек ир-ат мотоциклчы кызны таптаткан. Бу турыда җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт кичә кич Җиңүгә 40 ел урамында булган. Алтынчы модельле «Лада» автомобиле белән идарә иткән 49 яшьлек йөртүче борылганда «Кавасаки» мотоциклына юл бирмәгән һәм 26 яшьлек байкершаны бәрдергән. Һәлакәт урынына килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, җиңел машина белән идарә итүче ир-ат исерек булган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы темасына журналистлар эшләре бәйгесе игълан ителде

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган журналист эшләре конкурсы игълан ителде. Бу турыдагы мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында пәйда булды. «Без журналистларга конкурс битендә үзләренең иң яхшы материалларын урнаштырырга тәкъдим итәбез, ә сайтка керүчеләргә әлеге кызыклы тарихлар белән танышырга һәм иң ошаганнары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез», диелгән хәбәрдә. Җиңүчеләрне 2020 елның 25 декабрендә игълан итәчәкләр, аларга бүләк һәм диплом тапшырылачак. Читать дальше...


Безвиз между РФ и КНР для групп из трех человек запустят в 2025 году

Дашина радость. Новости фонда «АиФ. Доброе сердце»

Поют забайкальские бродяги

Аналитики ВТБ Инфраструктурный Холдинг прогнозируют сценарии развития российских регионов



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

CASE-IN в Москве: ЯТЭК открывает путь молодым талантам в нефтегазовой индустрии

Решат ли проблему кадрового голода новые бюджетные места? За и против

Китай и весь Восток понимают, что мы спасаем их тоже – Бабурин

«Настроение боевое»: Глава Бурятии навестил в Москве раненых бойцов

Музыкальные новости

Бизнес в объективе. На столичных вокзалах открылась мультимедийная выставка

На телеканале «Культура» рассказали о предстоящей премьере оперы «Борис Годунов»

«Зенит» добыл волевую победу в матче с «Балтикой» и завоевал Кубок России

Собянин объявил о начале работы хаба молодежного предпринимательства

Новости России

Слушатель из Смоленска выиграл на «Авторадио» «Москвич 3»

Авиадебошир сорвал рейс из Москвы до Новосбирска

Даванков ответил Делимханову в ходе спора о хиджабах в школах

Юрист Калиничева: наследство Заворотнюк поделят на две части

Экология в России и мире

Россияне решили этим летом меньше отдыхать на курортах

Работник СЛД «Чита» филиала «Забайкальский» ООО «ЛокоТех-Сервис» принял участие в экологической акции по очистке берега и дна озера Кенон

Студия Звукозаписи в Москве. Создание Песен, Музыки, Аранжировок.

Скидки на звуковые щетки и зубную пасту для детей от компании "Ревилайн" до 6 июня 2024 года

Спорт в России и мире

Главный русский теннисист заставил Париж аплодировать ему стоя. Что удалось Осьминогу Медведеву?

«Контракта на экипировку у меня до сих пор нет» // Теннисистка Анна Калинская о лучшем сезоне в своей карьере

Ига Свёнтек одержала 40 побед над теннисистками из топ-10 рейтинга WTA

Джокович — о травме: На данный момент, вроде все нормально, но я не знаю, что будет утром

Moscow.media

RooX UIDM защитит от перехвата токенов

Два дня, наполненных театром, музыкой, книгами и наукой, — в Парке Горького во 2-й раз прошел Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»

Студенты Академии Игоря Крутого раскрыли свои таланты

Победитель фирменной игры «Авторадио» получил ключи от Oting Паладин







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *