Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2024

Новости за 22.07.2024

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды

Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда яңартылган «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды. Бу китапханәнең тарихы шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аңа 1951 елда Бөгелмәдә нигез салына, аннары Әлмәткә күчерелә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәгариф министрлыгы Фальковның студентларга тулай торак бирү турындагы сүзләрен аңлатты

Россия Фән һәм югары белем министрлыгының студентларны тулай торакка урнаштыру мәсьәләсенә карашы барлык укучыларны, әмма беренче чиратта авыр тормыш хәлендә булганнарны урыннар белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан делегациясе махсус операция зонасына хәрбиләргә чираттагы шефлык ярдәме илтте

Ярдәмне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов илтеп тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Транспорт комитеты: Казан электр самокатларыннан баш тартырга җыенмый

Татарстан башкаласында электр самокатларыннан баш тартырга җыенмыйлар. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар җибәрү 20 августка кадәр озайтылды

Декоратив-гамәли сәнгать осталары арасында уздырылучы «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесенә гаризалар кабул итү һәм җиңүчеләрне билгеләү вакыты кичектерелде. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең дүрт юнәлеше: күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү буенча катнаша ала. Игътибар үзәгендә – борынгы Казан мифлары һәм риваятьләре, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Питрәч районы халкы белән очрашты

Питрәч «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны юлында беренче торак пункт булды. VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәр районга киләчәк. Халык кызыксындырган сорауларын бирә һәм муниципалитетларны үстерү буенча теләкләре белән уртаклаша алачак, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан җыелма командасы Сахалинда узган пилотсыз очкычлар ярышында 17 кубок яулады

Татарстан җыелма командасы «Архипелаг-2024» проект-белем бирү интенсивы кысаларында Көньяк Сахалинда узган пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышларда 120 медаль һәм 17 кубок, шул исәптән өч абсолют чемпионлык Гран-приын яулады. Бу хакта ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Валерий Фальков тулай торакны аз керемле студентларга гына бирергә тәкъдим итте

Тулай торакларда яшәү мөмкинлеген аз керемле яки авыр тормыш хәлендә булган студентларга гына бирергә кирәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков Дәүләт Думасының фән һәм югары белем һәм контроль комитетларының киңәйтелгән уртак утырышында белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин «Зур тәнәфес» финалистларын сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин 5-7 сыйныф укучылары һәм халыкара тректа катнашучылар өчен оештырылган «Зур тәнәфес» бөтенроссия конкурсы финалистларын сәламләде. Финал «Артек» халыкара балалар үзәгендә үтә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татар китабы йортында халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үткәргәннәр

Әдәби марафон проектының Казан төркеме җитәкчесе Гөлнара Гатауллина Татар китабы йортында Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу оештырган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

VII чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар вакытында 2700дән артык сайлау участогы ачылачак

Булачак VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар вакытында 2700дән артык сайлау участогы ачылачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда атна азагына кадәр салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак

Татарстанда дулкынлы атмосфера фронтын узганнан соң урнашкан салкын һәм дымлы һава торышы атна азагына кадәр сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты белән уртак проект әзерли

29 июльдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры җәйге ялдан соң үз эшен башлый. Бу көнне тамашачыларга Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектакле тәкъдим ителәчәк. Аңа кадәр, 25 июльдән, театрда өч экскурсия программасы старт ала. Алар барысы да Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә әзерләнә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рәис өч кешегә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов өч кешене «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турында указ имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ана капиталын шәхси йорт төзүгә тотарга рөхсәт иттеләр

Россиялеләр эскроу-счетлар механизмы аша ана капиталы акчаларын шәхси торак төзелешенә юнәлтә алачак. Законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, ул хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә Россияне хафиз Ясир Додарбеков тәкъдим итәчәк

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган БРИКС илләренең Изге Коръән премиясенә багышланган матбугат очрашуында Россия Федерациясен Коръән-хафиз Ясир Додарбеков тәкъдим итүе хәбәр ителде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Әббәсов әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рәсим Баксиков «Кама Артегы» лагерендә «Батырлык дәресе» уздырды

Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Түбән Кама янындагы «Кама Артегы» лагерендә «Батырлык дәресе» уздырды. Хәрби һәм парламентарий яшь буын вәкилләре белән батырлыклар, курку һәм Туган илгә мәхәббәт турында сөйләште.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны нотариуслар аша түләтергә тәкъдим иттеләр

Бүген Дәүләт Думасына коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны нотариусның башкарма имзасы ярдәмендә түләтү турындагы закон проекты кертеләчәк. Шулай итеп, процедураны судка мөрәҗәгать итмичә генә үткәрергә телиләр, дип хәбәр итә «Известия».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең вакыты озайтылды

«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесендә катнашу вакыты озайтылды. Катнашу өчен гаризаларны 2024 елның 31 июленә кадәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта «Мәгариф» журналы журналисты Фәния Лотфуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасында «Батырлар җыены» милли-мәдәни спорт бәйрәме узды

20 июль көнне Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында республикакүләм «Батырлар җыены» милли-мәдәни спорт бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *