Татарстанга ике ел элек Угледар тар-мар ителгән "Алга" батальонының ике хәрбиен кайтарып күмгәннәр
2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонының барлык өч тулы булмаган ротасын да Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрделәр. Анда 120ләп кеше киткән, диелгән иде. Былтыр октябрь аенда Татарстанга шул чакта үлгән "Алга" сугышчыларының җәсәдләрен кайтара башлаулары хәбәр ителде.