Казанга крематорий кирәкме?
Казанда крематорий төзү планнары турында былтыр кыш билгеле булды. Татарстан башкаласы зиратлары тулган, мәетләрне яндыруга күчәргә кирәк дигән сүзләр 2000нче еллар башыннан ук ишетелсә дә, моңарчы анык кына проектлар булмады. Коронавирус пандемиясе чорында бу тема янә калкып чыкты. Җирле басмалар язуынча, соңгы биш елда гына хакимиятләр крематорийларның биш проектын караган һәм аларның барысы да кире кагылган. Ә менә соңгысының шанслары — күбрәк кебек: аны шәһәр мэриясе һәм эре төзелеш оешмасы белән бәйле ширкәт башкарып чыгарга җыена. Читать дальше...