Казанда Кукмара якташлары ифтар мәҗлесенә җыелды
Кукмара якташлары Казанда ифтар мәҗлесе уздырды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Читать дальше...
Кукмара якташлары Казанда ифтар мәҗлесе уздырды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Читать дальше...
Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар Кузайкино авылының ата-аналары һәм тәрбиячеләре белән бергә «Җиңү одеялы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар һәм махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен өч җиңү одеялы ясады. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.
Читать дальше...
«Адымнар-Алабуга» укучысы Виктория Ермошкина «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Читать дальше...
30 март, Ураза гаете көнне, Чаллының «Тәүбә» мәчете янындагы мәйданда бәйрәм оештырылачак. Бәйрәм 10:00дән 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Читать дальше...Дорогие татарстанцы! Уважаемые соотечественники!
Россиядәге миграция процесслары эшче көчләр белән тәэмин ителгәнлек өлкәсендә төбәкләрнең сизелерлек дәрәҗәдә катламнарга бүленүен күрсәтә. Татарстан кадрлар кытлыгын компенсацияләүче тотрыклы мигрантлар агымы күзәтелә торган аз санлы субъектлар исәбенә керә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган лекциягә презентация тәкъдим иткәндә «Саклык банкы» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Финанс аналитикасы үзәге җитәкчесе Михаил Матовников хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда хезмәткә түләү фонды Россиядәге һәм Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечкә караганда күпкә тизрәк үсә. Мондый мәгълүматларны «Саклык банкы» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Финанс аналитикасы үзәге җитәкчесе Михаил Матовников Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган лекциягә презентациядә тәкъдим итте.
Читать дальше...
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады.
Читать дальше...
Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында Наилә Җиһаншинаның «Матурлык бәйрәме» дигән язмасы чыкты. Анда III «НижгарСылу» өлкә конкурсы турында сүз бара.
Читать дальше...
Гражданнарны кабул итүләр үткәрү һәм сайлаучылар белән аралашу бурычын үтәмәүче парламентарийларга карата дисциплинар чаралар кулланылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Читать дальше...
Татарстан муниципалитетлары хакимиятләренә санитар-экологик икеайлык вакытында рөхсәтсез урыннарда урнашкан чүплекләргә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин Рамазан аеның әһәмияте, ифтар традицияләрендәге үзгәрешләр, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итү һәм дини җәмәгатьчелек алдында торган чакырулар турында сөйләде. Әлеге темаларга ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюда кагылды.
Читать дальше...
Татарстан предприятиеләренең әйләнеше тулаем Россиядәге һәм Идел буе федераль округындагы күрсәткечләргә караганда тизрәк үсә. Мондый мәгълүматларны «Саклык банкы» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Финанс аналитикасы үзәге җитәкчесе Михаил Матовников Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган лекциягә презентациядә тәкъдим итте.
Читать дальше...
Урманда тамырдан корыган яки ауган агачларны рөхсәтсез кисү белән шөгыльләнергә ярамый, ә чыбык-чабык җыярга була. Утын әзерләү белән бәйле юридик нечкәлекләр турында Zharov Group идарәче партнеры Евгений Жаров сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.
Читать дальше...В преддверии светлого праздника Ураза-байрам воспитатели Нурлатского дома-интерната для пожилых и инвалидов провели тематическое занятие.
Россия банклары хәзер 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган клиентларының ата-аналарына яки законлы вәкилләренә балага карта бирү, шулай ук аның счетында башкарылган барлык операцияләр, түләүләр һәм акча күчерүләр турында хәбәр итәргә мәҗбүр була. Үзәк банк булдырган әлеге чара 29 марттан гәмәлгә кертелде. Ул «дропперлар» – мошенниклар урлаган акчаларны «юдыруга» (легальләштерүгә) җәлеп ителгән кешеләргә, шул исәптән яшүсмерләргә каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Читать дальше...
Часть полей еще скрыта под снегом, а на некоторых участках уже слышен гул техники: земледельцы приступили к подкормке озимых культур минеральными удобрениями.
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Төбәкнең Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне: паркларны, скверларны, яр буйларын, ишегалды территорияләрен, су саклау зоналарын санитар чистартуга аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Вчера в Казани состоялся полуфинал республиканского конкурса родительских комитетов «Секреты дружного класса».
25 апрель көнне «Идел» Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваленең гала-концерты узачак. Конкурсны 2011 елдан бирле «Идел» Коммерцияле булмаган мәдәниятне үстерү фонды Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...С 1 апреля стартует первый этап приема заявлений в 1 класс на 2025-2026 учебный год.
Татарстанда балалар омбудсмены Ирина Волынец ТР Дәүләт Советына аборт ясатырга күндергән өчен җаваплылык кертү тәкъдимен юллады. Бу хакта республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышында хәбәр итте.
Читать дальше...Волонтёры Мамыковской школы Нурлатского района организовали благотворительную акцию «БлагоТвори», чтобы поддержать российских военнослужащих — участников специальной военной операции.
Татарстанда шәхси йортлар ел башыннан 1,4 процентка кыйммәтләнгән. Бу Россиядә шул ук вакыт аралыгындагы уртача күрсәткечтән (2,2 процент) күпкә азрак. Хәзерге вакытта республикада мондый объектның уртача бәясе 8 567 133 сум тәшкил итә. Бу «Мир квартир» порталы аналитикасыннан билгеле булды.
Читать дальше...