Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Январь
2026
17
26
27
28
29
30
31

Новости за 24.01.2026

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов татарстанлыларны аномаль салкын һава торышы шартларында сак булырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә республика халкын аномаль салкын һава торышы шартларында сак булырга чакырды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы вазифаларын Роман Джумабаев башкарачак

Чаллы шәһәренең Академик Р.С.Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы итеп Роман Джумабаев билгеләнгән. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтләре һәм эшкәртелә торган продукция өч тапкыр арткан

Татарстанда эшләүче кооперативлар саны 2020 елдан бирле бер ярым тапкырга арткан һәм 215кә җиткән. Бу берләшмәләрдә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнаша. Хезмәтләр һәм эшкәртелә торган продукция күләме 18,5 млрд сум тәшкил иткән – бу 2020 ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Кооперативларның 2025 ел нәтиҗәләре буенча кереме 22,5 млрд сум булырга тиеш, дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда аномаль салкын һава торышы булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда урнашкан аномаль салкын һава торышы сишәмбегә, 27 гыйнварга, кадәр сакланачак. Республикада шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов балалар арасында җинаять очракларын профилактикалауны көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә балигъ булмаган балалар һәм яшьләр арасында җинаять һәм хокук бозу очракларын профилактикалау эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Җиңү» торак комплексында су торбасы өзелгән урында авария хезмәте эшли

Казанда авария хезмәте белгечләре «Җиңү» торак комплексында су торбасы өзелү нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә. «Татар-информ»га «Су каналы» предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, суны туктатканнар, зыян күрүчеләр юк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда быел 3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырырга планлаштыралар

Республикада 2026 елда 3,175 млн квадрат метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 1,98 млн квадрат метр шәхси торак төзелешенә, 1,045 млн квадрат метр инвестиция сегментындагы күпфатирлы йортларга, ә 150 мең квадрат метр социаль ипотека программасы объектларына (республиканың 29 районындагы 107 йорт) туры килә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Депутат Бурматов: Кыргый хайваннар кешеләр ашатканга күрә торак пунктларга килә башлый

Кыргый хайваннар кешеләр ашарга биргәннән соң торак пунктларга килеп йөри башлый. Бу хакта Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бурматов «ТАСС»ка биргән интервьюда сөйләгән.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт автоинспекциясе Казанда 18 яшьлек курьер һәлак булган авариянең видеосын күрсәтте

Дәүләт автоинспекциясе кичә кич Казанда Побежимов һәм Копылов урамнары киселешендә булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосын урнаштырды. Элегрәк «Татар-информ» авария нәтиҗәсендә «Яндекс.Еда» заказлар китерү хезмәте курьеры һәлак булуы турында хәбәр иткән иде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Менделеевскида шәһәрнең барлык мәктәпләрендә бадминтонны үстерергә планлаштыралар

Менделеевск районында бадминтонны үстерү чаралары гамәлгә ашырыла башлады. 1нче номерлы мәктәптә спорт залында ремонт ясалганнан соң яңа секция ачылды. Анда балалар һәм яшүсмерләр шөгыльләнәчәк.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиялеләр фатирдагы температура нормадан түбәнрәк булганда җылылык өчен азрак түли ала

Фатирда температура билгеләнгән нормадан түбәнрәк булган һәм бу күренеш рөхсәт ителгән вакыттан озаграк дәвам иткән очракта, россиялеләр җылылык өчен түләү күләмен яңадан исәпләргә хокуклы. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан циркы тамаша залында коляскадагы инвалидлар өчен махсус урыннар барлыкка килде

Казан циркы тамаша залында коляскадагы инвалидлар өчен махсус урыннар җиһазландырылды. Хәзер биредәге тамашаларны инвалид коляскасындагы алты тамашачы карый алачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Җиңү» торак комплексында торба өзелгән, парковкадагы машиналарга кайнар су ага

Казанның «Җиңү» торак комплексында кайнар су торбасы өзелгән. Шаһитлар социаль челтәрләрдә видеолар урнаштыра. Кадрлардан күренгәнчә, парковкадагы машиналарга кайнар су ага.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татьяна Буцкая: Ана капиталы программасы ярдәмендә Россиядә 2,5 миллионга кадәр бала туды

Ана капиталы – Россиядә демографияне арттыру өчен иң нәтиҗәле чара. Программа ярдәмендә илдә 2 миллионнан 2,5 миллионга кадәр бала туган. Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау һәм аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр иткән. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Депутат салкын көннәрдә хезмәткәрләргә такси бәясен компенсацияләргә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов эш бирүчеләрне хезмәткәрләргә таксида эшкә бару һәм кайту бәясен компенсацияләргә мәҗбүр итү инициативасы белән чыгыш ясады. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казахстанда «Музыка чишмә башы: Нәҗип Җиһановның балачагы» әдәби-музыкаль кичәсе узган

Казахстанның Уральск шәһәрендә күренекле композитор, җәмәгать эшлеклесе һәм профессор Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары башланып киткән. Тематик чаралар циклын «Музыка чишмә башы: Нәҗип Җиһановның балачагы» әдәби-музыкаль кичәсе ачып җибәргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Yummy Music Band «Илһам Шакировка багышлау» концертын тәкъдим итәчәк

Yummy Music Band музыкантлары 15 февральдә, Илһам Шакировның туган көнендә, Казан халкы һәм башкала кунакларына «Илһам Шакировка багышлау» концертын тәкъдим итәчәк. Кичә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак. Концерт программасында солистлар Илгиз Шәйхразиев, Илгиз Мөхетдинов һәм Руслан Закиров чыгышлары көтелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2025 елда илкүләм проектлар кысаларында 468 объект төзелгән һәм яңартылган

2025 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда 468 капиталь төзелеш объекты төзелгән, капиталь ремонтланган һәм модернизацияләнгән. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен барлыгы 46,4 млрд сум акча юнәлтелгән, дип хәбәр иттеләр республиканың Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Сандугач» яшүсмерләр клубында вокал буенча мастер-класс узачак

Казанда 3 февральдә 15:30 сәгатьтә «Сандугач» яшүсмерләр клубында вокал буенча мастер-класс узачак. Чара «Яңарыш» проекты кысаларында оештырылачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мамадышта яңа тернәкләндерү үзәге ачу планлаштырыла

Татарстан Республикасының Инвестицияләрне үстерү агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мамадыш районында яңа реабилитация үзәге ачу мөмкинлеге карала. Әлеге үзәктә махсус хәрби операциядә катнашучылар, спортчылар өчен тернәкләндерү процедуралары, шулай ук операцияләрдән соңгы сәламәтлекне торгызу хезмәтләре күрсәтеләчәк. Бу хакта «Нократ» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алабугада «Минем икенче әнием» конкурсы игълан ителде

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан редакция иҗади конкурс игълан итә. Без алабугалыларны яраткан педагогларга, тәрбиячеләргә һәм репетиторларга багышланган елмаюлар һәм ихлас теләкләр галереясын булдыруда катнашырга чакырабыз, дип хәбәр итә «Алабуга нуры».

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *