Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Февраль
2026
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Новости за 09.02.2026

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Бикчәнтәев кабаттан Татарстан Театр әһелләре берлеген җитәкләде

Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең хисап-сайлау съезды узды, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте. Съездда биш еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, берлек әгъзалары шулай ук оешма рәисен сайлады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

43 меңнән артык татарстанлы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренче тапкыр катнашачак

Сентябрьдә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 43 меңнән артык татарстанлы өчен беренче булачак. Бу хакта журналистлар белән аралашу вакытында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда парламент дәресләрен Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлыйлар

Татарстанда 16-28 февраль көннәрендә парламент дәресләре узачак. Быел алар барлык мәктәпләрдә генә түгел, махсус урта уку йортларында да үтәчәк. Дәресләр республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана. Аларның темасы - «Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән без Ватанны данлыйбыз». Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның «Парламент дәресе – 2026»ны оештыру һәм уздыру кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләре педагоглары белән очрашуында билгеле булды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Көрәшче Ренас Кәлимуллин: Булачак Татарстан чемпионнарын тәрбиялисем килә

7 тапкыр дөнья, 8 тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы, 9 тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе Ренас Кәлимуллин бүгенге көндә татар көрәшендә тренерлык эшчәнлеге турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге көндә яшьләр арасында көрәшкә кызыксыну зур.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җәлилчеләр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Җәлил укулары» әдәби конкурсы катнашучыларының эшләрен беренче тапкыр матбугатта тәкъдим итә. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары.

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Согуд Гарәбстанында «ИННОПРОМ»да катнашучыларны «KazanForum»га чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эр-Риядта узучы «ИННОПРОМ» күргәзмәсендә катнашты һәм «Хезмәттәшлек энергиясе: киләчәк сәнәгате өчен инновацияләр» дип аталган чараның пленар сессиясендә чыгыш ясады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Муса Җәлил турнирында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә махсус премия тапшырылачак

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирында Ильяс Галимов исемендәге махсус премия быел да үз көчендә калган. 30 мең күләмендәге акчалата приз турнирның финал алышларында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә биреләчәк. Әлеге премия 2021 елда гамәлгә кертелде, ул 2020 елда вафат булган танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә бирелә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны инвесторларын Татарстан аша Россия базарына чыгарга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны инвесторларын республиканы Россия базарына керү ноктасы буларак кулланырга чакырды. Бу хакта ул Эр-Риядта узган «ИННОПРОМ» беренче халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар сессиясендә әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше 100 млн долларга җитте

Татарстанның Согуд Гарәбстаны белән товар әйләнеше 100 млн долларга җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эр-Риядта «Иннопром» беренче Халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар утырышында белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татармультфильм» берләшмәсенең «Әминә» проекты 32 җыр аша балаларны татар теленә өйрәтә

«Татармультфильм» берләшмәсенең яңа «Әминә» проекты өчен 32 анимацион ролик эшләнгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Беломорская урамындагы йорт түбәсенең бер өлеше ишелгән

Бүген Казанда Беломорская урамындагы 71а йортта ике подъезд өстендә түбә ишелгән. Беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Безвизовый режим между Россией и Саудовской Аравией может начать действовать в 2026 год

Министр промышленности и торговли РФ Антон Алиханов на выставке «Иннопром. Саудовская Аравия» сообщил, что соглашение об отмене виз между Россией и Саудовской Аравией может вступить в силу во второй половине 2026 года, по информации ТАСС.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2026 елдан Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында визасыз режим эшли башларга мөмкин

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Иннопром. Согуд Гарәбстаны» Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешү 2026 елның икенче яртысында үз көченә керергә мөмкин, дип хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Согуд Гарәбстанында «алга» сүзенең мәгънәсен аңлаткан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына визиты барышында хезмәттәшләренә «алга» сүзенең мәгънәсен аңлатты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фаяз Хуҗин: «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын бөтен яшьтәге кешеләр карарга тиеш

Археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин фикеренчә, «Татармультфильм» берләшмәсе чыгарган «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын бөтен яшьтәге кешеләр карарга тиеш. Галим бу хакта «Татар- информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әйтте. Ул проектта консультант буларак катнашкан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2026 елда 5-11 сыйныфларда тарих буенча бердәм дәреслекләр әзерләнә

5-11 сыйныф укучылары өчен тарих буенча бердәм дәреслекләр линейкасын 2026 елның 1 сентябренә әзерләү планлаштырыла. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән РИА Новости яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ватаным Татарстан» газетасы «Келәм һәм каләм бердәмлеге» китабын тәкъдим итте

«Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирына багышланган «Келәм һәм каләм бердәмлеге» китабын тәкъдим итте. Хезмәт Татарстан Көрәш федерациясе белән берлектә әзерләнгән, анда турнирның кайсы шәһәрләрдә уздырылуы, җиңүчеләр турында тулы мәгълүмат тупланган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Наиф әс-Согуд белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына визиты барышында берничә компаниянең (Durah Al-Fodah General Contracting Company, AlMunifat International Distinguished Oil and Gas) Директорлар советы рәисе һәм стратегик партнеры Принц Наиф әс – Согуд белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.Company һәм башкалар). Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Томск өлкәсе 2027 елда Федераль Сабантуй үткәрәчәк

Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев эшлекле очрашу уздырдылар. Анда төбәкләрнең мәдәният, туризм һәм икътисад өлкәсендәге багланышлары турында фикер алыштылар. Бу хакта Томск өлкәсе администрациясе матбугат үзәге хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ураза вакытында ялгышып берәр ни ашасаң, нишләргә кирәк – имам җавабы

Ураза вакытында ялгыш онытып китеп ашау яки су эчү уразаны бозмый. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Татармультфильм» берләшмәсе «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын чыгарган

«Татармультфильм» берләшмәсе «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын чыгарган. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында проект турында сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районында махсус хәрби операция катнашучылары 44 яңа гаилә корган

Әлмәт муниципаль районы ЗАГС идарәсе эшлекле дүшәмбедә 2025 елга йомгак ясады. Иң тәэсирле нәтиҗәләрнең берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларның 44 яңа гаилә коруы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада махсус операция хәрбиләренең гаиләләре 15 млн сумнан артык ярдәм алган

Түбән Кама районы халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко эшлекле дүшәмбедә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт ташламалы даруларга кемнәр хокуклы икәнен аңлатты

Ташламалы дарулар 2026 елда тиешле федераль регистрга кертелгән гражданнарга каралган. Бу категориягә инвалидлар, ветераннар, радиация һәлакәтләрен ликвидаторлар, шулай ук хроник авырулардан интегүче пенсионерлар керә. Бу хакта RT белән әңгәмәдә Стратегик инициативалар агентлыгы эксперты, Россия хатын-кызларының Социал-демократик берлеге рәисе Ольга Епифанова сөйләде.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *