Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Февраль
2026

Новости за 15.02.2026

Tatar-inform.tatar 

Әлкидә Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан чара үткәрелде

Әлкинең «АКТАЙ» яшүсмерләр клубында Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан чара үткәрелде. Чарада катнашучылар илебезнең халыклары мәдәниятләре, гореф-гадәтләре һәм аларның күптөрлелеге турында белделәр, дип хәбәр итә «Әлки хәбәрләре».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин «Җәлил укулары»нда: Муса Җәлил – халкыбыз өчен үрнәк һәм яшәү рәвеше

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган VIII халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе гала-концертында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул залда җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, бу көннең мөһимлеген ассызыклады. «Язучы, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен менә шулай бик матур итеп, җыелып үткәрәбез», – диде ул. Аның сүзләренчә, шагыйрьне искә алу чаралары республикада зур күтәренкелек белән уза. Бу тантана халкыбызның... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан халкын кабат һава торышының начараюы турында кисәттеләр

Татарстанда һава шартлары бозылу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын юлларда куркынычсызлык чараларын үтәргә өндәде. Ведомство машина юлын җәяүлеләр кичүләре аша гына чыгарга һәм буран һәм бозлавык вакытында аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Миллиард.Татар» редакциясе Германиядә Муса Җәлил җәзалап үтерелгән урынга чәчәкләр салды

Бүген Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу көнендә Берлин татар җәмәгатьчелеге геройны искә алды, Моабит лагеренда булды һәм «Миллиард.Татар» һәм «Татар-Информ» редакцияләре исеменнән Муса Җәлил җәзалап үтерелгән урынга чәчәкләр салды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Акатьева һәм Каспранов «Ледниковый период»та «Туган як» җырына чыгыш ясады

Фигуралы шуучы Софья Акатьева һәм актер Артур Каспранов «Ледниковый период» шоуында Вәсилә Фәттахова башкаруында «Туган як» җырына чыгыш ясады. Татарча номерның видеосы Беренче канал сайтында чыккан.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сызраньда «Туган көйләр» VIII зона конкурс-фестивале узачак

18 февральдә Сызраньның «Авангард» мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Туган көйләр» VIII зона конкурс-фестивале узачак. Бу хакта «Самар татарлары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Равия Мухина Азат Хөсәенов турында: Хәтта сумкасын да җилкәсеннән салмый уйнап җибәрә иде

Әле 6 февральдә генә татар җәмәгатьчелеге соңгы юлга озаткан композитор Азат Хөсәенов турында якты истәлекләр килеп тора. Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсендә И.Салихов исемендәге Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина «Татар-информ» хәбәрчесе белән якты хатирәләрен уртаклашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алар үлде зур эш өчен

Алар үлде зур эш өчен...

Бер заманда булды ки,

Бер явыз, көчле сугыш.

Хәйран гына кеше үлде –

Бик күбесе ялгыш.

Алар үлде зур эш өчен:

«Илебезне саклап калыйк!» - дип.

Алар үлде безнең заман өчен:

«Балалар тыныч булсын!» - диеп.

Без аларга баш иябез.

Алар – безнең каһарманнар!

Курыкмыйча, безнең өчен

Һәлак булды батырлар.

Һәлак булды бөек Җәлил,

Әсирлектә башын салды.

Бөек Алиш... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узган. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Машина йөртү таныклыгы алырга җыенучылар өчен имтиханнарга кагылышлы үзгәрешләр әзерләнә

Россиядә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә теория буенча имтиханны уңышлы тапшырганнан соң алты ай дәвамында практик имтиханны тапшырмаган очракта кабат теория буенча сынау узарга туры килергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зөлфәт Баһаутдинов: «Моабит дәфтәрләре» кешелек рухының какшамас символына әверелде

Татарстан Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантанада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Архив эше буенча комитеты рәисе урынбасары Зөлфәт Баһаутдинов чыгыш ясады. Ул шагыйрьнең архивларда саклана торган мирасы һәм аның иҗатының әхлакый кыйммәте турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рәсим Баксиков: Җәлил шигырьләрендәге бөек куәтне вакыт узгач кына аңлыйсың

Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре»н халыкка күрсәтү тантанасында Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты. Ул Муса Җәлил иҗатының хәзерге буын өчен, аеруча хәрбиләр өчен нинди мәгънәгә ия булуы турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чулпан Җәлилова: «Моабит дәфтәрләре»нең туган якка кайтуы зур могҗиза булган иде

Бүген Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» төп нөсхә кулъязмаларын чыгару тантанасы узды. Чарада катнашкан шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең мирасы, дәфтәрләрнең кайту тарихы һәм гаилә истәлекләре белән уртаклашты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ирада Әюпова: Муса Җәлил тормышта һәрвакыт батырлыкка урын барлыгын исбатлаган

Татарстан Республикасы Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне һәм аның 120 еллыгы уңаеннан, Татарстан Милли музее фондларыннан «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен чыгардылар. Аларны быел Социалистик Хезмәт Герое, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стэлла Габдрахманова алып чыкты.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Депутат Вольфсон Җәлилнең музей-фатирына «Моабит дәфтәре»нең сирәк басмасын бүләк итте

Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Муса Җәлилнең 120 еллыгына шагыйрьнең музей-фатирына «Моабит дәфтәренең» беренче басмасын бүләк итте. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Россиядә хезмәт хаклары иң зур үсеш алган төбәкләр өчлегенә керде

Татарстан Республикасы 2025 ел йомгаклары буенча Россиядә уртача хезмәт хаклары үсеш темплары буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта РИА Новости анализлаган статистика мәгълүматлары сөйли.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Онлайн займнар бирүнең яңа кагыйдәләре 1 марттан үз көченә керә

Россиялеләр 1 марттан микрофинанс компанияләрендә онлайн-займны паспорт сериясе буенча гына рәсмиләштерә алмаячак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәктәпкә, балалар бакчасына кабул иткәндә россиялеләргә өстенлек бирергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш дәүләт балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә балалар кабул иткәндә Россия гражданнарына өстенлек бирелергә тиеш дип белдерде. Аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 138 меңнән артык гаилә социаль ипотека программасы буенча торак алган

Татарстанда социаль ипотека программасы 2005 елдан бирле гамәлдә. Бу вакыт эчендә 138 меңнән артык гаилә дәүләт торак фонды төзегән йортлардан ташламалы шартларда фатирлар сатып алган: еллык ставка 7 процент тәшкил итә, кичектереп түләү срогы – 28,5 елга кадәр, беренчел взнос 10 проценттан башлана, ә әзер торак бәясе базардагыдан сизелерлек түбәнрәк. Бу гаиләләрдә 65 меңнән артык бала туган.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *