Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Март
2026

Новости за 20.03.2026

Tatar-inform.tatar 

Казанда Акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак

20–22 март көннәрендә «Ак барс» Көрәш сараенда Акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Чарага Россиянең 27 төбәгеннән 2,5 меңнән артык спортчы җыелачак. Катнашучылар арасында: гамәлдәге дөнья чемпионнары һәм эре халыкара турнирларда җиңүчеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Бу атна шимбә көнне, 21 мартта, Казанда, күркәм гадәт буенча, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15 процентка арзанрак бәягә сатып алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиянең социаль фонды балалы аз керемле гаиләләргә еллык түләү турында сөйләде

18 яки 23 яшькә кадәрге (әгәр алар көндезге бүлектә укыса) ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә ел саен гаилә түләве каралган. Бу хакта Мах мессенджерында Россиянең социаль фонды хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Айбаш авылындагы мәчет төзекләндерүдән соң кабат дин тотучыларны кабул итә

Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, Биектау мөхтәсибәтенең Айбаш авылында тарихи агач мәчет комплекслы реставрациядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Бу мәчет төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты һәм татар авыл архитектурасы үрнәге булып тора, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәдә яшәүче ике кеше фатирда сөрем газыннан зыян күргән

Узган төнне Бөгелмәдә сөрем газы белән агулану очрагы булды. Толстой урамындагы 1 нче йортта яшәүче ике кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларга госпитализация кирәк булмаган, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗенең «Нур» мәчете каршындагы мәдәни-мәгърифәт үзәгендә укучылар татар теле өйрәнә

Әгерҗе районында март башыннан «Нур» мәчете каршындагы мәдәни-мәгърифәт үзәгендә «Без татар телен өйрәнәбез» курслары үз эшен башлап җибәрде. Анда мәктәп укучылары татар теленә өйрәнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эчке эшләр министрлыгы Казанда купюра аркасында шартлау турындагы хәбәрләрне кире какты

Полиция хезмәткәрләре янәсе Казанның «Салават Күпере»торак комплексында булган шартлау турындагы мәгълүматны кире какты. Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда урамда берничә купюра табылуы һәм халык шартлау ишетүе турында хәбәрләр таратыла иде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан районнарында Ураза гаете хөрмәтенә гомумшәһәр бәйрәмнәре узды

Бүген Казанда, Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узды. Мөхтәсибәтләр балалар һәм аларның ата-аналары өчен мавыктыргыч һәм файдалы программа әзерләде. Бәйрәмнәр мәчет ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында – паркларда, җәяүлеләр йөри торган урамнарда, спорт комплексларында узды.Бу хакта ТР Диния нәзарәет матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Социаль фонд пенсиягә өстәмә түләүләр вәгъдә итүче мошенниклар турында кисәтте

Cоциаль фонд россиялеләрне пенсиягә өстәмә түләүләрне «гарантияле» рәсмиләштерүне тәкъдим итүче мошенникларның активлашуы турында кисәтте. Бу хакта РИА Новостига социаль фонд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ильяс Камал: «Калеб» концертлары һәрвакыт югары зәвык һәм күптөрлелек белән аерыл тора

31 мартта Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал билгеләп үткәнчә, әлеге концертта оештыручылар традицион җыр жанрыннан тыш, башка юнәлешләргә дә зур урын бирергә карар кылган. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанлыларның 7 проценты гына инвестицияләрне анализлау өчен ясалма фәһемне куллана

Яңа технологияләр акрынлап Казан халкының көндәлек тормышының бер өлешенә әверелә. «Сравни» финанс маркетплейсы үткәргән тикшеренү мәгълүматлары буенча, респондентларның 27 проценты даими рәвештә финанс маркетплейсларыннан файдалана, тагын 39 проценты алар турында белсә дә, әлегә кулланып карамаган. Документ «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Росгвардия Татарстанда Ураза гаетендә иминлекне тәэмин итте

Росгвардия хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм шәхси сак оешмалары белән берлектә, Татарстанда Ураза гаете вакытында иминлекне тәэмин итте. Ведомствоның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Үзәк банк төп ставканы 15 процентка кадәр төшерде

Россия Банкы төп ставканы еллык 15 процентка кадәр төшерде. Регулятор директорлары 2026 елның 20 мартында күрсәткечне 50 базис пунктына киметү турында карар кабул итте, диелә үзәк банк сайтында.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Юрист поезд соңга калган өчен билет бәясен тулысынча кайтарырга мөмкин икәнен әйтте

Поезд пассажирлары состав тоткарлаган өчен компенсация алырга хокуклы, ул соңга калган һәр сәгать өчен билет бәясенең 3 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта, түләүләрнең гомуми күләме билет бәясеннән арта алмый. Әгәр поезд бер сәгать азракка тоткарланса, компенсация каралмаган. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар Татарстан халкын томан хакында кисәтте

Бүген Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кичен, шулай ук 21 мартта төнлә һәм көндез томан көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә иминлек чараларын үтәү турында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанлылар сәяхәтләрне, сәламәтлеген һәм милкен иминиятләштерә

Иминиятләштерү финансларны саклауда мөһим алым булып кала бирә. Күп кенә казанлылар берьюлы берничә полис рәсмиләштерә, әмма күбесендә алар кирәк булачак дигән ышанычы юк. «Сравни» финанс маркетплейсы үткәргән тикшеренү мәгълүматларында шулай диелә, алар «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Петербургта Олег Басилашвилиның хатыны Галина Мшанская вафат булган

Узган төндә телетапшырулар алып баручы, СССРның халык артисты Олег Басилашвилиның хатыны Галина Мшанская вафат булган. Бу хакта телетапшырулар алып баручы Ника Стрижак Telegram-каналда хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сораштыруда катнашкан казанлыларның 34 проценты 2025 елда керемнәре артуын билгеләп үткән

Казанда яшәүчеләрнең 36 проценты 2025 елда керемнәре үзгәрмәве, 34 проценты - үсеш күзәтелүе, ә 30 проценты керемнәре кимүе хакында хәбәр иткән. «Сравни» финанс маркетплейсы үткәргән тикшеренү мәгълүматларында шулай диелә, алар «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Пилотсыз системалар гаскәрләре вәкиле хәрби хезмәтнең үзенчәлеге турында сөйләде

Казанда, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында, Пилотсыз системалар гаскәрләре вәкиле белән очрашу булды. Кот кушаматлы хәрби ни өчен нәкъ менә бу юнәлешнең иң перспективалы булуы хакында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Петербургта халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның хатын-кызларга багышланган күргәзмәсе ачылды

Санкт-Петербургның Тау университеты китапханәсендә (Горный университет) Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Голикова: 2025 елда шикәр чире буенча күрсәткечләр борчу уята

2025 ел нәтиҗәләре буенча шикәр чире белән авыручыларның артуы җитди борчу уята, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коллегиясенең киңәйтелгән утырышында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азат Ахунов: Каюм Насыйриның 10 томлык академик басмасын булдырырга кирәк

Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 201 ел тулу уңаеннан аның «Китаб әт-тәрбия» һәм «Әбүгалисина кыйссасы» китаплары тәкъдим ителде. Чарада катнашкан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов галимнән калган мирасны барлау һәм аның тулы академик басмасын чыгару мәсьәләсен күтәрде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды

Татарстанда IX «Балкыш» фестиваленә әзерлек башланды: анда республиканың барлык төбәкләрендә яшәүче ветераннар 11 номинациядә (вокалдан алып нәфис сүзгә кадәр) сәхнәгә чыгачак. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *