Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин яшь сәясәтчеләрне укыту буенча «ПолитЗавод» проекты эксперты була

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Анда экспертларның берсе булып ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ»га «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Лукина хәбәр итте.

«Фәрит Мөхәммәтшин проектта экспертларның берсе буларак катнашырга планлаштыра. Аңа проект ошый, ул һәрвакыт очрашуларга һәм белем бирү сессияләренә бик теләп килә», — диде Лукина. Ул искәрткәнчә, проектка ел саен 1 меңгә якын гариза килә, сайлап алудан уртача 100 кеше уза.

«ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси тормышка алга таба этәрү өчен сәяси актив яшьләрне ачык конкурс нигезендә сайлап алу мәйданыннан гыйбарәт. Проект «Бердәм Россия яшь гвардиясе»нең Татарстан бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла, ул 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучыларга исәпләнгән.

Проект кысаларында әйдәп баручы сәясәтчеләр, депутатлар һәм җәмәгать эшлеклеләреннән лекцияләр планлаштырылган. Проект дәвамында «ПолитКөрәш» яшьләр ток-шоуы узачак. Яңа проектның яңа сезон үзенчәлеге булып, өч белем бирү модуле торачак.

«Яшь кандидатлар» — Татарстанның муниципаль сайлауларында катнашырга теләгән кешеләр өчен, «Иҗтимагый лидерлар» модуле республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына кушылырга теләүчеләргә һәм Татарстан яшьләренең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы проблемаларны закон нигезендә хәл итүдә катнашырга теләгән кешеләр өчен «Закон чыгаручы яшьләр» модуле каралган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *