Чирмешән районында алдынгы комбайнчы вафат булган
(Чирмешән, 10 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районында яхшы билгеле механизатор — «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте комбайнчысы Айрат Мөхәммәтшәриф улы Хөсәенов вафат булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Айрат Хөсәенов Кара Чишмәдә туа, соңгы елларда Чирмешәндә яши. Аңа нибары 40 яшь иде.
Узган, 2019 елда ул 3481 тонна бөртек суктырып, район комбайнчылары арасында иң югары нәтиҗәгә иреште, берничә ел Кыр батыры да булды.
Мәрхүмне иртәгә Кара Чишмә зиратында җирләячәкләр.