Түбән Камада депутат Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алдылар
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама округыннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин утырган Bell 407 вертолеты җомга көнне кичен Куйбышев сусаклагычы территориясендә һәлакәткә юлыкты.