Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 февральдә, Татарстанда бүгенге циклон белән килгән уртача салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Сизелерлек явым-төшемнәр булмый. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан талгын җил көтелә. Республика юлларында бозлавык саклана.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 10 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -2дән алып -7 градуска кадәр булачак.