Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәүдә Камал театры спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтәләр

(Казан, 10 февраль , «Татар-информ»). Шимбә көнне Мәскәүдә «Бүләк» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Тапкитап» әдәби-театраль проектын ачу тантанасы булды. Бу хакта Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Проект «Үлеп яратты» спектакле (режиссер Илгиз Зәйни, авторы Ркаил Зәйдулла) белән ачылды. Аны ТР атказанган артисты, спектакльдә төп рольләрнең берсен башкаручы Миләүшә Наил кызы Шәйхетдинова тәкъдим итте.

Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте, «Бүләк» мәдәни үзәге һәм Камал театры тәкъдим иткән яңа «Тапкитап» проекты ярдәмендә башкала халкы татар классик әдәбияты текстлары һәм спектакльләрнең видеоязмалары аша татар мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеген ала.

Бу спектакль очраклы гына сайланмаган. Үз вакытында анда ата-бабаларыбыз язмышының мөһим вакыйгалары күтәрелә: гаепсез кешеләрне кулга алу, милли республикаларның телен һәм мәдәниятен юкка чыгару, өстәвенә, бу юкка чыгару шул ук этнос вәкилләре көче белән башкарыла.

Соңыннан кунаклар һәм экспертлар спектакльнең барлыкка килү тарихы, милли телнең сакланышы турында фикер алышты һәм «иртәгә кабатланмасын өчен, мин бүген нәрсә эшли алам?» дигән сорауга җавап табарга тырышты.

Кичә ахырында «Бүләк» мәдәни үзәге һәм Г.Камал театры вәкилләре алга таба хезмәттәшлек һәм дуслык билгесе итеп истәлекле бүләкләр алмашты. Шулай ук «Тапкитап» уртак проекты Мәскәү халкының рухи-мәдәни үсешенә этәргеч булыр, дигән өмет булды.

Киләсе видеоязма 22 февральдә булачак. Тамашачылар Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакле белән танышачак. Спектакльләр татарча рус телендәге субтитрлар белән бара.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *