Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә бишенче чаңгы базасы ачылды

(Әлмәт, 1 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Алия Байрамалова). Әлмәт балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә тантаналы рәвештә чаңгы базасы ачылды. Ул — шәһәрдә бишенчесе. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Моңа кадәр Әлмәт чаңгы спорты федерациясе ярдәме белән 3, 25нче урта мәктәпләрдә, Кәләй авылында һәм 2 нче лицей базасында спорт секцияләрен формалаштыру буенча программа эшли башлаган иде. Аларның һәммәсендә дә спорт, чаңгы сервисы, киенү-чишенү бүлмәләре оештырылган, чаңгы спорт төрләренә тренерлык ставкалары да бүлеп бирелгән.

Тудырылган шартлар һәм мөмкинлекләр теләге булган һәркемне, укучыларны чаңгы спортына тагы да җәлеп итәргә булышачак — белгечләр шуны төп максат итеп куя.

Балалар-үсмерләр иҗаты үзәгенә йөрүчеләр дә хәзер чаңгы шуа башлаячак. Биредә 400 кв. метр мәйданда 2 киенү-чишенү, тренерлар бүлмәләре, инвентарь өчен заллары булган база барлыкка килде. Ул 50 чаңгы комплекты белән җиһазландырылган. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр турында да онытмаганнар — алар өчен махсус 10 комплект чаңгы кайтартылган.

Базаны тантаналы ачу чарасында Әлмәт районы һәм шәһәре чаңгы спорты федерациясе президенты Ринат Нугайбеков, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Дмитрий Бакалдин һәм мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская балаларны сәламләде.

Әлмәттә спортны үстерүгә елдан-ел күбрәк игътибар бирелә, шартлар камилләшә, яңа спорт объектлары һәм мәйданчыклар булдырыла. Чаңгы спорты да соңгы елларда үсештә. Балалар-үсмерләр иҗаты үзәге директоры Светлана Шайхаттарова укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга керткән өлеше өчен Ринат Нугайбековка Рәхмәт хаты тапшырды.

Шушы көннәрдә «Снежинка» ял базасында да чаңгы спорты үзәге ачылу көтелә. Биредә дә барлык шартлар тудырылган киенү-чишенү бүлмәләре, спорт җиһазлары булган тренажер заллары булдырылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *