Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугага күчеп килергә риза булган табиблар өчен фатирлар ремонтлыйлар

(Алабуга, 1 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Бу көннәрдә Алабугада медицина хезмәткәрләре өчен тулай торак стеналарында ремонт эшләре бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Биредә табиблар өчен биш фатирда ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Дөрес, әлегә бу фатирларда яшәүчеләр юк — киләчәктә бездә эшләргә теләгән табибларга тәкъдим итәчәкләр", - диде Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге.

Ремонтка кадәр фатирлар начар хәлдә иде, дип сөйли Үзәк район хастаханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Виктор Плаксин. Тик ярты миллион сум күләмендә иганәчелек чаралары ярдәмендә табиблар өчен торакны тәртипкә китерү мөмкинлеге барлыкка килде. Район җитәкчелеге үтенече буенча әлеге акчаларны «Эссен Продакшн АГ» АҖе бүлеп бирде.

Подрядчы оешма җитәкчесе Александр Жевлаков сөйләвенчә, эш тизләтелгән темпларда бара. Аның сүзләренчә, планнарда эшкәртү эшләре, сантехника ремонты, электромонтаж эшләре һәм тәрәзә блокларын алыштыру. Хәзер төзүчеләр косметик ремонт белән мәшгуль.

Шулай итеп, тиздән Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге карамагында яңа кадрлар җәлеп итү өчен биш яңа төзекләндерелгән фатир — бер өч бүлмәле (табиблар гаиләсе өчен) һәм дүрт бер бүлмәле фатир булачак.

Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев район Советының хисап сессиясе вакытында табибларга кадрлар кытлыгын киметү бурычын да яңгыратты. Исегезгә төшерәбез, җитәкче тарафыннан бу елга 20 бурыч билгеләнде, шуларның берсе — «Медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру».

Сүз уңаеннан, өч бүлмәле фатирга дәгъва итүчеләр бар инде. Хәзер Башкортстаннан терапевт гаиләсе белән сөйләшүләр бара. Моннан тыш, якын арада максатчан уку юнәлеше буенча белем алган, ординатура бетергән ике белгеч — невролог һәм терапевт килер дип көтелә. Шулай ук Алабугага күчеп килеп эшләргә Новосибирскидан яшь табиб-хирург та ризалык биргән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *