Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә яңа башлык билгеләнде

(Казан, 3 март , «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Эдуард Хиалиевны Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы вазифасына билгеләде. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тиешле указны дәүләт башлыгы 2020 елның 2 мартында имазалаган. Документтан күренгәнчә, элек беренче урынбасар булган һәм пенитенциар ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт полковнигы Эдуард Хиалиев Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча башлыгы булачак.

Эдуард Хиалиев 1966 елның 10 апрелендә Мөслимдә туа. 1988 елда ул Казан югары хәрби команда-инженерлык училищесын тәмамлый һәм 1992 елга кадәр илнең Кораллы көчләрендә хезмәт итә.

1992 елдан ул Эчке эшләр министрлыгы системасында төрле вазифаларда, ә 2003 елдан җинаять-башкарма системасында хезмәт итә.

Төрле елларда Эдуард Хиалиев ТР пенитенциар ведомствосында кадрлар эше мәсьәләләрен кураторлык итте, Татарстанның җинаять-башкарма системасы учреждениеләренең оператив-эзләү эшен оештыру һәм координацияләү, шулай ук колонияләрдә һәм СИЗОда күзәтчелек оештыру, закон таләпләрен һәм суд карарларын тәэмин итү, хөкем ителгәннәрне исәпкә алу мәсьәләләре белән шөгыльләнде.

Эдуард Хиалиевның республика һәм ведомство бүләкләре бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *