Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хөснуллин Путинга торак һәм инфраструктура төзелеше проектлары барышын сөйләде

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга торак, юллар һәм транспорт инфраструктурасы төзелеше өлкәсендәге илкүләм проектларның үтәлеше турында сөйләде. Аның сүзләренчә, финанслау барлык проектлар буенча да алынган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча президиум булды, миңа өч илкүләм проект буенча җаваплылык зонасын билгеләделәр. Болар - «Арзан торак һәм уңайлы шәһәр мохите», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» һәм «Магистраль инфраструктураны үстерүнең комплекслы планы» проектлары. Шулай ук төбәк сәясәте белән шөгыльләнергә куштылар.

Бүгенге көндә уңай моментларның берсе: барлык проектлар буенча да финанслау тулысынча җиткерелгән, эшче төркем кысаларында көндәлек режимда шөгыльләнәбез. Төбәкләр белән контрактны тулысынча тикшерәбез, кемгә нәрсә комачаулавын тулысынча тикшерәбез», — диде Хөснуллин.

Марат Хөснуллин агымдагы елның гыйнварында Россиянең яңа Хөкүмәте составына керде. Элегрәк ул Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкарган иде. 2001 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан башлап Россиядә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

2024 елга кадәр проектларның гомуми бюджеты 25,7 трлн сум тәшкил итәчәк, шуларның 13 трлн сумнан артыгы федераль бюджеттан җибәреләчәк, 7,5 трлны — бюджеттан тыш чыганаклар, ә 4,9 трлн төбәк бюджетларыннан булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *