Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камил Сәмигуллин Тәлгать Таҗетдингә “Кәлам Шәриф.Мәгънәви тәрҗемә” китабын бүләк итте

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин булды. Мөфтияттә кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Камил хәзрәт очрашу башында ук Тәлгать хәзрәткә Коръән елы кысаларында Татарстан мөфтияте тарафыннан татар телендә нәшер ителгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабын тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әлеге фундаменталь хезмәт белән танышты һәм тәрҗемәне камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Шулай ук Татарстан мөселманнары башлыгы очрашу истәлеге итеп кунакка нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты тарафыннан басмага әзерләнгән татар дин белгече Мөхәммәд Морад Рәмзинең «Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы» репринт басмасының тәүге нөсхәсен бүләк итте. Әлеге китап Россиядә М.Рәмзинең иң танылган тарихи хезмәтләреннән санала.

Алга таба мөселман башлыклары берничә мөһим мәсьәлә, шул исәптән Ислам динен Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны оештыру турында фикер алыштылар, шулай ук бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең рухи мирасы, аның мөселман дөньясындагы һәм Россиядә Ислам үсешендә мөһим роле турында да сүз барды.

Дин әһелләре аерым Россия халыкларының туган телләрен саклау проблемаларына да тукталдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *