Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә танылган язучы, рәссам, Халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. «Очрашкан саен сез дусларым белән, якты хислэр кала өстәлеп…» дип аталган кичәдә шагыйрь сүзләренә язылган жырлар яңгырады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аның исеме татар әдәбиятын сөючеләргә яхшы таныш. Ул 14 яшендә уңышсыз операциядән соң, урын өстендә кала, аяк-куллары хәрәкәтләнми. Лэкин язмыш сынавы алдында баш имичә, авызына теш арасына карандаш кыстырып шигырьләр яза башлый. Соңрак ул шул хәлдә рәсемнәр дә ясый башлый.

Хәзерге вакытта аның утызга якын эше саклана. Гомер дәверендә Гакыйль Сәгыйровның Казан, Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендә унга якын китабы чыкты. 1974 елда Татарстан Язучылар берлегенә әгьза итеп кабул ителгән шагыйрь, узенең шундый авыр халәттә булуына да карамастан, һәр төрле очрашуларга йөри, әдәби кичәләрдә катнаша иде.

Быелгы кичәдә чыгыш ясаучылар да аның тормышны һәм кешеләрне яратуын билгеләп үттеләр, шигырьләрен укыдылар. Бу көнне мәдәният йорты фойесында Гакыйль аганың шәхси әйберләреннән торган күргәзмә дә оештырылды. Анда аның уникаль кульязмалары, рәсемнәре, теш арасына кыстырып язган карандашы да куелган иде.

Оештыручылар Гакыйль аганы соңгы көненә кадәр тәрбияләп торган энесе Наил абый Сәгыйровка, аның хатыны Халидә апага рәхмәт сүзләрен әйтеп бүләкләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *