Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әгерҗе Балалар китапханәсендә әниләр һәм балалар 8 Март бәйрәменә җыелды

(Әгерҗе, 8 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Асия Корбангалиева). Әгерҗе районы Балалар үзәк китапханәсенә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни китап укучылар әниләре белән килде. «Ак калфак» оешмасының район берләшмәсе китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырган бәйрәм кичәсе гаҗәеп җылы мохиттә, күңелле дә, файдалы да булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Ак калфак» оешмасының район берләшмәсе җитәкчесе Гөлия Закирова әниләрне һәм кызларны бәйрәм белән котлагач, мәдәният ветераны Фаиз Мусин котлаулар эстафетасын дәвам итеп бик матур шигырь укыды.

Бәйрәм музыкасы яңгырап торган залның һәр почмагында мастер-класс үткәрүче әниләр балалар белән эшләрен башлап та җибәрделәр. «Матурлык серләре» почмагында Айсылу Суниева кызларга прическа ясарга өйрәтте. «Оста куллар» почмагында Рафисә Әхмәтҗанова кызларга чәчләренә куяр өчен матур бантик ясау серләре белән уртаклашты.

Рәсем сәнгатен үз итүче балалар әниләренә котлау открыткасы ясадылар. Аш-су осталары Рафисә Мусина һәм Ландыш Абдуллина бәйрәм табынына салатлар әзерләделәр.

Шул ук вакытта зал уртасында күңелле бәйрәм концерты дәвам итте. Данил Закиров, Ислам Сибгатовның әниләргә багышланган шигырьләре, Зәринә Әхмәтҗанова, Фәнзил Мусин, Дилия Закированың җырлары күңелләрне күтәрде. Тирсәдән Нурислам Абдуллин һәм Иж-Бубыйдан Фәнзил Мусинның татар егетләре биюе кичәнең иң матур бизәге булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *