Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда коронавирусның яңа очраклары арту темпы кими

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыруның теркәлгән очраклары кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин уздырган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина әйтте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы 10 көндә республикада көн саен коронавирусның 50-55 очрагы теркәлде. Бүген илледән дә ким очрак теркәлүнең өченче көне, диде Марина Патяшина. Бүген Татарстан Республикасында барлыгы 3868 кеше авырый. Бу атнада авыруның яңа очраклары арту темпы 1,5 процентка кимегән. Татарстан Россия төбәкләре рейтингында түбән төшүне дәвам итте һәм 75 нче урында тора, ә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында — уникенче урында тора. 28 майдан бирле Татарстанда инфекция антитәнчекләренә анализны 6066 кеше тапшырган, алар арасыннан 4680 кеше анализны бу атнада биргән. 298 кеше антитәнчекләр табылган (бу антитәнчекләргә анализ биргән барлык кешенең 5 проценты). Роспотребнадзор коронавирус инфекциясенә популяцион иммунитетны өйрәнү өчен сынау төбәге буларак 22 регион арасында Татарстан Республикасын да сайлады. Июнь аенда республиканың 16 районында, 7 төрле яшь категориясендә 2800 кешедә антитәнчекләргә тикшеренү үткәрәчәкләр. Бу халыкның инфекциядән яклану дәрәҗәсен бәяләү өчен эшләнә, диде Марина Патяшина. Республикага башка төбәкләрдән килгән кешеләр өчен үзизоляция режимын бетерү авыруның читтән килгән очракларына бәйле булган хәлне начарайтмады. Мондый очраклар берән-сәрән генә булап кала, атна дәвамында бары тик 3 очрак кына булган. Республика обсерваторларында 184 кеше дәвалана, өйдә изоляция шартларында 1985 кеше кала. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *