Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Әкият» балалар үзәгендә «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен котладылар

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» балалар үзәгендә бүген «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен котладылар. Проектта Казаннан һәм Татарстан районнарыннан килгән 246 бала һәм 53 ата-ана бүләкләнде.

«Без күңел касәбезгә су гына түгел, асыл кыйммәтләребезне — традицияләрне, театрларыбызны, китапларыбызны салсак иде. Тормыш алай матуррак булачак. Сезнең тормышны кызыграк итергә тырышкан әти-әниләрегезгә рәхмәт», диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина мондый проектны башлаган Мәдәният министрлыгына рәхмәтләрен җиткерде. «Ел саен актив балалар арта. Үзләренең акыллы балаларына карап сөенеп торган әти-әниләргә дә рәхмәт!» дип өстәде ул.

Проектны «Татармультфильм» студиясе гамәлгә ашыра. Аның директоры Азат Ганиев. «Мәдәни көндәлек» сезнең өчен мәгълүмат үткәрә торган «иләк» булсын иде», дигән теләкләрен җиткерде.

«Әкият» балалар үзәгендәге тантана «Изумрудный город» дәүләти булмаган авторлык театрының «Правильное мышление» әкияте белән дәвам итте.

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты — үзенчәлекле конкурс. Балалар мәдәни чараларга барган саен шушы көндәлекне тутырып барырга тиешләр. Аларның уку елы дәвамында барган мәдәни сәяхәтләренә районнарның балалар китапханәсе йомгак ясый. Нәтиҗәдә районның дүрт иң актив «мәдәни» баласы конкурс җиңүчесе дип табыла 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган республикакүләм проектының максаты — балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учаклары, республиканың тарихи-истәлекле урыннары белән таныштыру, укучыларны рухи яктан баету.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *