(Алабуга, 6 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Узган шимбәдә алабугалылар әстерханлылар өчен матур һәм күңелле Сабан туе ясады. Делегация составында «Шатлык нуры» ансамбле, «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте җырчылары бар иде. Алабуга артистлары шәһәрне генә түгел, республиканы да танытты. Әстерхандагы милли бәйрәм өч мәйданда оештырылды, һәммәсендә күңел ачу уеннары, дөяләр чабышы үтте. Эпидемиологик вәзгыять аркасында, Сабантуй чикләнүләр белән узды, әмма тамашачылар моңа бер дә хафаланмады, чыгышлар, уеннар, сыйлар белән ләззәтләнде. Алабугалыларга бәйрәм ясау өчен Дуслык йортын ышанып тапшырдылар, безнекеләр иҗади программа тәкъдим итте һәм бәйрәмне алып баручылар булды. Үзләре белән декоратив кулланма сәнгать эшләнмәләре алып бардылар, Сабан туе кунакларын чәк-чәк белән сыйладылар. «Быел бу бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге бар, һәм сез, беренчеләрдән булып, безнең зур бердәм Россия территориясендә Сабан туен башлыйсыз. Ул бүген алты төбәктә уза. Сабантуй — татар халкының гына бәйрәме түгел, ул − уртак. Анда хәзер төрле милләт кешеләре теләп катнаша, аралаша, охшаш йолалар таба», — диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алабуга районы башлыгының урынбасары Олег Колпаков әстерханлылар өчен үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Ул бәйрәмнең төп сәхнәсендә татарча җырлады. Һәм бу тамашачыларга шулкадәр ошады, аның башкаруын тагын сорадылар. «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, кино күрсәтү урынының монда сайлануы бер дә очраклы түгел. Бу торак пунктында татарлар күп яши, алар татар кинематографы белән танышуга шат булыр. Биредә яшәүчеләр дә Әстерханда алабугалыларның Сабантуй үткәрүе матур йолага әйләнер дигән өмет белдерде. Алар бәйрәм өчен рәхмәт әйтеп, киләсе елга да чакырды. Безнең шәһәрнең моңа кадәр дә бәйрәм оештыручылар арасында булганы бар инде. Үз вакытында Сабан туен Санкт-Петербургта, Березовскида, Калининградта үткәрделәр.