Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рәссам Алсу Тимергалинаның керамик эшләнмәләре беренче тапкыр халыкка күрсәтелде

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Алсу Тимергалинаның керамик эшләнмәләре беренче мәртәбә халыкка тәкъдим ителде. Бу эшләр авторның традицияләрне үзенчәлекле итеп күргән милли стиль эзләнүләрен чагылдыра, ди оештыручылар. Күргәзмә ачылу тантанасына рәссамнар, язучылар, галимнәр, нәшрият хезмәткәрләре, рәссамның дуслары җыелды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова чарага Алсу Тимергалинаның якын дусты буларак килгәнен әйтте. «Мин Алсуның иҗаты белән күптәннән таныш. Ул күпкырлы шәхес. Аның осталыгы пейзажда иде, ә хәзер ул милли мәдәни кодка тирәнтен кереп бара. Алсу ясаган милли бизәкләр, милли образлар рәхәтлек бирә. Алар шундый ихлас. Ул әле авыр хәлдә калган балаларга ярдәм кулы сузучы да», — диде депутат. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның баш фәнни хезмәткәре Динә Әхмәтова Алсу Тимергалинаның төп эшчәнлеге китап бизәү булса да, күргәзмәдә аның рәсемнәре һәм рәсем төшерелгән керамик савытлары урын алган дип таныштырды. «Аның иҗаты милли тормыш, эмоциональлек белән бәйле. Аның эшләрендә ихлас хисләр чагыла», — диде Динә Әхмәтова. Алсу Тимергалинаны күргәзмәсе ачылу уңаеннан котларга журналист, «Татар мөселман календаре» авторы Фәния Хуҗахмәт тә килгән. «Алсу безнең күз алдыбызда үскән шулкадәр матур кыз бала иде. Ул Адлер абыйның [ТИ иск.: язучы, тәрҗемәче Адлер Тимергалин] куенында үсте һәм аның бөтен күңел байлыгын үзенә җыйды. Алсуның тагын бер зур эше булды: ул әтисенең сүзлекләрен дөньяга чыгарды», — диде ул. Күргәзмәдә шулай ук Алсу Тимергалина ясаган милли бизәкләр, төрле елларда иҗат иткән рәсемнәр белән танышырга мөмкин. Алсу Тимергалина заманында «Татарстан яшьләре» газетасының, «Идел» журналының дизайнын ясаган рәссам. Ул шулай ук Татарстан китап нәшриятында басылган күп китапларның бизәлеш авторы. Күргәзмә 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *