(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Милли китапханәсендә Казанның СолНЦе мәктәбе директоры Павел Шмаков ата-аналарга үз балалары өчен мәктәпне дөрес сайлау мәсьәләсендә киңәшләр бирәчәк. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренчедән, спикер I, V һәм IX сыйныфта баланы кайсы мәктәпләргә бирергә икәнлеген әйтәчәк, чөнки яше барган саен баланың ихтыяҗлары һәм омтылышлары үзгәрергә мөмкин. Икенчедән, Шмаков белемгә чынбарлыкны танып белү нәтиҗәсе буларак караган мәктәпләр белән таныштырачак һәм аларның башкаларыннан (Монтессори, мотивацион, халыкара) нәрсәсе белән аерылуын аңлатачак. Очрашуда шулай ук махсуслаштырылган һәм шәхси мәктәпләр хакында да фикер алышачаклар. Чара түбәндәге адрес буенча үтә: Пушкин урамы, 86. Башлана – 17.00 сәгатьтә.