(Казан, 10 ноябр, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада иң биек яңа йорт файдалануга тапшырылды. Фатир хуҗаларын әлеге шатлыклы вакыйга белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин котлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Бу –минем тарафтан ачылган беренче йорт, — диде җитәкче. — Бу — заманча йорт, һәм миңа әйтүләренчә, аны 2014 елдан бирле көткәннәр. Подрядчы биләмәләрне төзекләндерү мәсьәләсенә бик җитди якын килгән: тиздән биредә агачлар утыртырга мөмкин булачак. Әлеге йорт шатлык кына китерсен, биредә сабыйлар — яшь түбәнкамалылар тусын һәм шәһәребез үссен». Йортны төзүдә кайбер кыенлыклар да булган, әмма Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Татарстан торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында йорт агымдагы елның октябрь ахырында ук «Безнең йорт» идарәче компаниясе тарафыннан файдалануга тапшырылган. Түбән Кама өчен гадәти йорт түгел: ул 20 катлы, подвалында машина кую өчен 55 урын, янәшәсендә шулай ук 78 автомобильгә исәпләнгән урын бар. Барлыгы 133 фатир: 38 бер бүлмәле, 76 ике бүлмәле һәм 19 өч бүлмәле. Йортның гомуми мәйданы 7 мең квадрат метрдан артык.