Эшләми торган көннәр уку йортларында ковид белән авыручылар санын киметкән
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр игълан итү югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары арасында ковид белән авыручыларны киметергә ярдәм итте. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков РФ Президенты һәм Министрлар Кабинеты әгъзалары белән очрашуда әйтте.
Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителгәнчә, министр 30 октябрьдән алып 8 ноябрьгә кадәр Россия югары уку йортлары укучылары һәм укытучылары арасында коронавирус белән авыручылар 33 процентка кимүенә игътибар иткән.
Моннан тыш, Россия югары уку йортларында хезмәткәрләрнең 75 проценты һәм студентларның 32 проценты вакцинация узган, диде Фальков. Ул пандемия шартларында югары уку йорты җитәкчелеге эш графигын һәм форматын билгеләргә хокуклы булуын әйтте. Уку йортларының 65 проценты студентларны дистанцион укуга күчергән.
Шулай ук Россия вузларының 75 проценты коронавирустан вакцинацияләү буенча үз пунктларын ачкан. Хәзер Россиядә шундый 900 пункт эшли.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, Россиядә коронавируска каршы уңышлы көрәш өчен коллектив иммунитет 80 процент булырга тиеш.