Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Президенты полицейскийларга 63 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә 63 автомобиль ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан республиканың ЮХИДИ төп бинасы янында узды.  ЮХИДИ инспекторларына 15 «Лада Веста» автомобиле, полициянең участок уполномоченныйларына 41 «Нива» тапшырылды, ә 7 «УАЗ Патриот» машинасын патруль пост хезмәте хезмәткәрләре алды.  Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте һәм аларга яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.  «Республика территориясендә иминлек һәм тотрыклылык тәэмин итү буенча алып барган хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә мин аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм, алар коронавируска каршы көрәштә алдынгы урында тора. Яңа автомобильләр сезнең хәрби әзерлегегезне, оперативлыгыгызны арттырырга һәм хезмәтегезне җиңеләйтергә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин үз чиратында, хәзер полиция хезмәткәрләре яңа технологияләрдән файдалана ала, бу эшне сизелерлек җиңеләйтә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә ярдәм итә, диде. Ул республика Президентына яңа автомобильләр өчен рәхмәт әйтте. «Бу безнең һөнәри бәйрәмебез хөрмәтенә машиналарның зур партиясен алу һәм аларны хезмәткәрләргә тапшыру яхшы традициягә әверелде. Тәэмин ителеш мәсьәләсе буенча зарлану гөнаһ булыр иде. Әгәр кәгазь җитмәгән 90нчы елларны искә төшерсәк, хәзер Татарстан эчке эшләр органнары иң югары дәрәҗәдә җиһазландырылган. Республика җитәкчелегенә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм», — диде ведомство башлыгы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *