Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәймиев мелиорация министры булгач балачак хыялын тормышка ашыруы турында сөйләде

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкче булгач балачак хыялын чынга ашыруы турында «Шәймиев» документаль фильмында сөйләде. Фильм «ТНВ-планета» телеканалында чыкты. «Җәй көне гадәттә бакчада эшләдек, һәм, һичшиксез, иң ялыктыргычы җәйге эсседә чүп утау булды. Көн буе кояш астында чүп үләне белән көрәшәсең һәм „менә су коенырга иде“, — дип уйлыйсың. Ә безнең авыл янында, чокырдагы инештән башка, бернинди яхшы сулык юк иде. Бик нык коенырга теләгән кеше атына яки ул вакытта сирәк кешедә булган велосипедка атланып, 8 чакрым ераклыктагы авылга Ык елгасына бара иде. Менә бу бик зур шатлык һәм сирәк күренеш иде. Ул бәхеткә тиң иде», — дип искә алды Татарстан Дәүләт Киңәшчесе. Шуңа күрә Минтимер Шәймиев балачактан ук авылында күл кебек сулык ясау турында уйлаган. «Бу балачак хыялы. 1969 елда мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булгач, мин бу хыялны тормышка ашырдым. Ул чакта минем 13 ел министр булып эшләү дәверемдә республикада сулыклар өчен капиталь 450 плотина төзелде. Бәхеткә, алар хәзер дә эшли», — диде Шәймиев. Беренче Президентның туган авылында зур матур буа ясаганнар. «Халык бу буаны Аллаһның зур бүләге итеп кабул итте. Мин үзем дә икеләтә сөендем, чөнки хыялымны тормышка ашырып, кешеләр өчен файдалы күп нәрсә эшли алдым. Безнең буа хәзер дә минем якташларымны һәм кунакларны сөендереп тора», — ди ул. Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан ТНВ каналында «Шәймиев» фильмы чыкты , дип язган идек.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *