Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Пассажир ташучылар Казанда транспортта билет бәясен 5 сумга арттыруны сорый

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда пассажир йөртүчеләр җир өсте җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен биш сумга арттырыруны яки ташламлы йөрүчеләр өчен бюджеттан бирелә торган компенсация күләмен яңадан карауны сорый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасының Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде. Ул пассажир ташучыларның Татарстан бюджетыннан QR-кодлар буенча компенсация алмавын аңлатты, чөнки республикада бер километр өчен башкарылган эшкә түләнә торган брутто-контрактлар юк, диде ул. Алар өчен бердәнбер табыш чыганагы булып юл йөрү билеты кала. «Татарстан бюджетыннан Казанның пассажир ташучыларына QR-кодлар буенча компенсация түләнмәде. Искәртеп китәм, хәтта компенсация түләнгән очракта та, вазгыять барыбер бик катлаулы булып кала. Ягулыкка, җәмәгать транспорты өчен запас частьләргә бәяләр артты, хезмәткәрләргә дә хезмәт хакларын арттырырга кирәк, чөнки азык-төлеккә бәяләр үсә», — дип белдерде Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе. Пассажир ташучылар ситуациядән чыгуның бердәнбер юлын гамәлдәге тарифларны һәм ташламага ия пассажирларны йөрткән өчен компенсация күләмен яңадан карауда күрә. Шулай итеп, алар түләүнең һәр төре өчен юл йөрү бәясен — биш сумга, икенче очракта, Татарстан Республикасы бюджетыннан компенсацияне 27 сумга кадәр күтәрүне сорый Хәзер Казанның җәмәгать транспортында юл йөрү бәясе транспорт картасы белән 27 сум, банк картасы белән — 30, акчалата түләгәндә 35 сумны тәшкил итә.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *