Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан җәмәгатьчелеге Минтимер Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлады

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлеген бәйрәм итә. Дәүләт эшлеклесен юбилее белән Россия һәм дустанә илләрнең җитәкчелеге котлады. Котлауларга Экспертлар клубы әгъзалары да кушылды. «Ул безнең барыбызны да гражданлык батырлыгына, сабырлыкка, оптимизмга, вакыт таләпләренә җавап бирергә өйрәтә. Бөтен эш дәверендә Минтимер Шәрипович безне төрле диндәге һәм төрле милләт вәкилләренә күршеләрчә дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтте», — дип белдерде Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров.  Ул Болгар торгызылу белән белән бер үк вакытта Зөя каласының да төзекләндерелүен, Болгар ислам академиясе төзелеше белән параллель рәвештә Казан Изге Ана иконасы соборы да төзелүен искә төшерде.«Бу төрле халык вәкилләре арасында тынычлыкны саклауның никадәр мөһим булуына ачык үрнәк», — диде Кадыйров. «Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы» Россия иҗтимагый оешмасы директоры Екатерина Согрина Шәймиевне Татарстан Республикасында балалар иҗтимагый хәрәкәтен берләштерү һәм үстерүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте. «Минтимер Шәрипович хәтта бөтен Россиядә балалар хәрәкәте таркатылган вакытта да балалар иҗтимагый берләшмәләрен аңлады һәм ярдәм итте, Татарстан яңа балалар хәрәкәтләре булдырылган иң беренче регионнарның берсе, шул вакытта йөздән артык балалар оешмалары барлыкка килгән төбәк», — диде Согрина. Гөлзада Руденко Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллективы исеменнән Дәүләт Киңәшчесен 85 яшьлеге белән тәбрикләде һәм аңа күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтте. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *