Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчете якынча кайчан барлыкка киләчәген әйтте

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә якынча өч еллап вакыт кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә 1989-2005 елларда Казан мэры, Татарстан Президентының Казанда Җәмигъ мәчетен булдыру өчен җаваплы ярдәмчесе Камил Исхаков сөйләде. Ул быел 21 майда Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы салыначагын әйтте. Аннары техник бирем белән халыкара конкурс игълан ителәчәк, проектлар эшләнәчәк. «Проектлау эшеннән соң, төзелеш, заллар бизәлеше, башкасы. Боларны өч ел эчендә башкарып чыга алсак, геройлар булабыз. Бу вакыт эчендә коллективны да, эш тәртибен дә формалаштырырга кирәк», — диде Камил Исхаков. Ул Җәмигъ мәчетенә халыкара дәрәҗәдә куәтле имам-хатыйб кирәлеген әйтте. Аның фикеренчә, әлегә Җәмигъ мәчетенә имам булырлык кеше юк. «Табарга кирәк. Андый көчле имам булса, кешеләр аның вәгазьләрен тыңларга ашкыначак, аның катнашында намазларда булырга тырышачак. Ул гына түгел, гади имамнарны да хәзер өйрәтергә кирәк», — дип белдерде. Татарстан Президенты ярдәмчесе Җәмигъ мәчетен җиренә җиткереп, кеше күпләп җыелырлык итеп эшләргә кирәк, дип саный. «Юкса, әллә кая барып тору нәрсәгә кирәк, өй янында да мәчет бар минем, дип уйлаячаклар. Эшләгәч, аны инде бик яхшы итеп эшләргә кирәк. Халык имам-хатыйбка да тартылсын, шулай ук хәләл продукциясе дә, башкасы да булсын. Ул һәркем үзенә канәгатьлек табарлык ислам үзәге булырга тиеш», — диде. Камил Исхаков мәчет өчен иң кулай урын «Казан» Гаилә үзәге һәм «Ривьера» арасындагы мәйданчык дип саный. «Бу урын транспорт ягыннан уңайлы. Метро, автобус-троллейбус, трамвай тукталышларыннан җәяүләп килеп була. Ленин, Киров дамбалары, Миллениум күпере, Кече Казан Боҗрасы — барысы да ерак түгел. Икенчедән, Казансу елгасында мәчет чагылышын күреп булачак. Бик матур булачак! Күп кеше аннары аңлый әле аны, эшләгәннән соң», — диде. Монда мәчет төзүнең тагын бер уңайлы ягы — ЮНЕСКО белән килештерү кирәк булмаячак. «Казан Кремле» Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кергәч, халыкара оешма сагында тора. Әгәр мәчетне «Кырлай» паркы тирәсендә урнаштырсаң, «ЮНЕСКО» рөхсәте белән генә салып булачак. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *