Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин хәрбиләрнең пенсиясенә дә индексация ясарга тәкъдим итте

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда пенсиядәге гади гражданнарның гына түгел, ә пенсиягә чыккан хәрбиләрнең һәм хокук саклаучыларның да пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләү мөһим. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең Куркынычсызлык советы әгъзалары белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы 1 гыйнвардан пенсия түләүләрен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләү турындагы закон проектын Дәүләт Думасының беренче укылышта хуплавын әйтте.

«Мондый адымны хәрби пенсионерларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга карата да куллану мөһим дип саныйм. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Генераль прокуратура, Тикшерү комитеты һәм башка структураларның хезмәткәрләрен күз алдында тотам», — диде Путин. 

Россия лидеры илебездә андый пенсионерларның 2 миллион 600 мең кеше булуы әйтте.

Президент алдарак хәрби пенсияләрне 2022 елның 1 октябренә 4 процентка индексацияләргә планлаштырганнарын искә төшерде. Ләкин аның фикеренчә, бу шактый озак вакыт.

Өстәвенә, ахыр чиктә мондый түләүләр барыбер инфляция дәрәҗәсеннән түбән булып чыгачак. Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен әлеге карарны якын арада гамәлгә ашырырга һәм, отставкадагы хәрбиләр һәм башка көч структуралары пенсионерлары якындагы түләүләр белән бергә ала алсын өчен, гыйнварда түләнгән пенсияләрне яңадан исәпләүне сорады. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *