Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркиядә Садри Максудиның «шәкерт-остаз» мөнәсәбәтләре турында мәкалә басылды

(Истанбул, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Гази университеты галиме, язучы Искәндәр Өксүз татар –төрек сәясәтчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди хакында мәкалә язган. Ул милләттәшебезне «шәкерт-остаз» мөнәсәбәтләре эчендә анализлаган.  Искәндәр Өксүзнең күләмле мәкаләсе төрки дәүләтләр һәм тугандаш халыклар дуслыгы, туганлыгы һәм хезмәттәшлек фондының матбугат органы — «Дәнгә» журналының соңгы санында һәм милли стратегия тикшеренүләр советының «Милли фикер» электрон басмасында дөнья күрде.  Автор Садри Максудины төрки милләтчелек идея системасының иң мөһим баганаларының берсе, дип бәяләгән.  «Садри Максуди Арсал — Төркия Республикасына нигез салучы академикларның берсе. Ул хокукчы гына түгел, социолог, тарихчы, сәясәтче дә. Бу сыйфатларның барысына да бер юлы ия булган кешене табу җиңел түгел, шуңа күрә мин аның тормыш хикәясен „искиткеч“ дип бәялим», — дигән. 

Мәкаләдә Садри Максуди Арсалның бөек шәхес булып җитешүендә татар халкының милли үзенчәлекләре, тәрбия һәм омтылышлары зур роль уйнавын белдерелгән.  «Татарлар 1552 елларга кадәр өстен кавем булып яшәгәннән соң басып алучы халык хакимлеге астында калганнар һәм алар, Джастин Маккарти әйткәнчә, үлем һәм сөргенгә дучар булган беренче төрки халык булганнар. Кинәт аска тәгәрәү һәм күп гасырларга сузылган җәберләнү татар күңелендә милли аңны тагын да тере тоткан һәм үзләрен бүгенге көнгә кадәр саклап калганнар», — дип, Садри Максудинең белем нигезе турында мәгълүматлар китерелгән. Төрек галиме Садри Максудинең милли аңын үстерү һәм белем офыгын киңәйтүдә зур роль уйнаган абыйсы Һади Максуди, Исмәгыйль Гаспралы, Василий Радлов, Йосыф Акчура, Лев Толстой, Әхмәт Мидхәт, Габдерәшит Ибраһим, Муса Бигиев кебек остазлары белән мөнәсәбәтләрен анализлаган.  Язучы Искәндәр Өксүз Садри Максуди Арсалнең эшчәнлеге һәм хезмәтләренең бүгенге төрки дөнья белгечләренә юк күрсәтүче маяк буларак хезмәт итүен, аның дистә еллар буе бик күп сәясәтчеләргә, тарихчыларга, тюрклогларга, төрки милләтче һәркемгә, шул исәптән үзенә дә остаз булуын ассызыклаган.   «XIX гасырның икенче яртысында дөньяга килгән Ататөрек, Акчура, Максуди, Исхакый, Кәрими, Бигиләр төрки милләтчелеккә зур дулкын булып килеп кергәннәр һәм Төркия Республикасын гына түгел, бүгенге бәйсез төрки дәүләтләрне дә яшәтүче, биеклеккә күтәрүче идеялар чыганагы һәм сәясәт цунамие булып торалар», — дип язган Искәндәр Өксүз. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *